Троицкта, сәүдәгәр Абдулла Яушев йорты диварына (Октябрьская урамы, 112) гранит мемориаль такта эленде. Бу бинада 1912 елда казах далаларына кымыз белән дәваланырга килгән бөек татар шагыйре Габдулла Тукай тукталган булган.
Мемориаль такта Чиләбе өлкәсе татарлары конгрессы тәкъдиме белән шагыйрьнең 130 еллыгына багышланып куелды.
Такта ачу тантанасына җирле халыктан тыш шул көннәрдә шәһәрдә үткән Рәсүлев укулары кунаклары катнашты.
Шагыйрь Ирек Сабиров Тукай шигырьләрен татарча да, русча да укыды, такта куелган йортның бай тарихы белән таныштырды. Нәкъ менә сәүдәгәр Абдулла Яушев һәм Троицк мәчете имамы Габдрахман Рахманкулов йортларында Тукай иҗат белән кызыксынучы яшьләр, шәһәр җәмәгатьчелеге белән күрешә, Зәйнулла Рәсүлев белән танышып аралаша.


Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Татар-мөселман ир-ат исемнәре. Тулы исемлек.
Иске кара урман
Мөселман баласы