"Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Хаҗ” операторы хаҗ бәясен 10-15 мең сумга арттырган. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына хаҗ-оператор матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Матбугат хезмәтендә ачыклык керткәнчә, 2018 ел башыннан Согуд Гарәбстанында яңа 5 процентлы салым (НДС) гамәлгә кергән, Шул сәбәпле анда бөтен продукция һәм хезмәтләр бәясе арткан. Кунакханә, транспорт, туклану, коммуналь хезмәтләр, хаҗ кылучыларга хезмәт күрсәтү, чатырлар арендалау һ.б. бәяләре арткан. Моннан тыш Согуд Гарәбстанында ягулык бәясе - ике тапкыр, ә электр энергиясенә тарифлар 3 тапкыр күтәрелгән.
“Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Хаҗ” матбугат сәркатибе Игорь Смоленков, доллар курсы үзгәрү операторларны киләчәктә дә хаҗ бәясен арттырырга мәҗбүр итәчәк дип белдерде.
2018 елда хаҗ кылуга кагылышлы яңалыкларга килгәндә, быел электрон визалар алуның яңа системасы буенча эшләү планлаштырыла. Бу хаҗга бару өчен документлар әзерләү процессын җиңеләйтә.
Хаҗилар төркеменең һәрберсен тәҗрибәле җитәкче озатып йөриячәк.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгыннан алынды.
(Автор Алия Җамалиева).
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел