Россиядә Ак таяк айлыгы бара

Россиядә 15 октябрь - Ак таяк көне һәм 13 ноябрь - Халыкара сукырлар көне арасында Ак таяк айлыгы (Месячник белой трости) уза. Әлеге айлык күрмәүчеләрне тормышка яраклаштыру һәм тернәкләндерү максатыннан гамәлгә куелган.Күрмәүчеләр очраша торган проблемалар белән таныштыру өчен, бөтен ил буенча төрле чаралар уза. Казанның "Ярдәм" дәвалау-укыту тернәкләндерү үзәгендә күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләр өчен бер айлык даими курслар оештырылды.

Читайте также
2017 Окт 17. Фото:Данис Касыймов

15 октябрь - Ак таяк көне күрмәүче кешене гәүдәләндерә. Беренче бу көн АКШта 1964 елның 15 октябрендә Күрмәүчеләрнең милли федерациясе тарафыннан гамәлгә куела.

1969 елда Халыкара күрмәүчеләр федерациясе 15 октябрьне Халыкара "ак таяк" көне дип игълан итә. Бөтенроссия күрмәүчеләр җәмгыяте бу көнне 1987 елда билгеләп үтә башлый.

Ак таяк көне җәмәгатьчелекнең игътибарын күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләрнең проблемаларына җәлеп итү һәм аларга карата сабыр, түземле булырга өйрәтү.

Таяк - ул күрмәүче кешеләр символы гына түгел, аларның "күзләре дә". Таяк белән тротуарга яки юлга суккач чыга торган тавыш күрмәүчеләргә җирлекне тоемларга һәм юлдагы киртәләрне чамаларга мөмкинлек бирә.


Ноя 03
Ноя 03
Ноя 03
Ноя 02
Ноя 02
Ноя 02
Ноя 01
Ноя 01
Ноя 01
Окт 31
Окт 31
Окт 27
Окт 26
Окт 24
Окт 18
Окт 18
Окт 18
Окт 17
Окт 17
Окт 17

40 тартма
Дин

Комментарийны калдырыгыз
avatar
Мәкаләләр
Вакыйга

Май 10

Фев 09

Янв 11

Янв 06

Дек 19

Дек 14
Әңгәмәләр
© 2009-2016 "Татар Ислам" мэгълумат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга "Ислам info" "Медиа торкеме" ЖЧШ барлык хокукларга ия санала. Материалларны кулланганда гиперсылтама ясау мэжбури. Масса кулэм магълумат чараларында (Роскомнадзор) теркэлу турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Урнаштырылган материал 18+. т.(843) 258-15-19
Сайтлар ясау хэм сайт белэн идарэ иту "Ариф" студиясе