Рамазан ае өстенлекләре

Аллаһы Тәгалә кичәләр арасында Кадер кичәсен, көннәр арасында җомга көнен, айлар арасында Рамазан аен өстен кылды. Рамазан ае Аллаһы Китабы — Коръәни Кәримдә исеме телгә алынган бердәнбер ай. 

БӘЙЛЕ
2024 Мар 28

Аллаһы Тәгалә кичәләр арасында Кадер кичәсен, көннәр арасында җомга көнен, айлар арасында Рамазан аен өстен кылды. Рамазан ае Аллаһы Китабы — Коръәни Кәримдә исеме телгә алынган бердәнбер ай. Шушы айда бәндәләр­гә изге Коръән иңә башлады. Башка айларда кылган изге­лекләргә Аллаһы Тәгалә 10 савап вәгъдә итсә, Рамазанда ул 700 һәм аннан да күбрәкккә арта. Ошбу изге айның башы — ул мәрхәмәт ункөнлеге, уртасы — гөнаһлардан арыну, ә ахыры — уттан котылу. Пәйгамбәребез с.г.в. үзенең бер хә­дисендә әйтә: «Рамазан ае башланганда җәннәт ишекләре ачыла, тәмуг ишекләре ябыла, ә шәйтаннар богаулап куела». Җәннәт ишекләре шуның өчен ачыла — без ошбу изге ай­да гамәл-гыйбадәтләр күбрәк кылабыз, изге эшләребезне арттырабыз. Тәмугъ ишекләре шуның өчен ябыла, чөнки Рамазанда гөнаһлы эшләр азрак эшләнә. Пәйгамбәребез с.г.в. әйтте: «Рамазанда минем өммәтемә моннан алдагы өммәтләргә бирелмәгән биш нәрсә бирелде: ураза тотучы- ; ның тыныннан килүче ис Аллаһы Тәгаләгә мускус исеннән дә татлырак булыр; фәрештәләр уразадагы кешегә ул авыз ачканчы гөнаһларын кичерүне сорап дога кылырлар; һәр- көнне Аллаһы Тәгалә Үз җәннәтен бизәр һәм әйтер: «Минем турылыклы колларыма бирегә килергә күп калмады. Алар дөнья мәшәкатьләрен һәм борчуларын калдырып бирегә омтылырлар»; буйсынмаган шәйтаннар богаулап куелыр һәм алар элек эшләгәннәрен эшли алмаслар; һәм ураза то­тучылар соңгы кичтә ярлыканыр». Кешеләр сорадылар: «Әй, Аллаһының илчесе, бу Кадер кичендәме?» Ул җавап бирде: «Юк, тырышучы үз эшен тәмамлаганнан соң бүләген ала».

 

 

Шуның өчен дә без, мөселманнар, изге Рамазан аен эчке бер дулкынлану, зур сөенеч белән каршы алабыз. Уразада Аллаһы Тәгалә иманнарыбызны, Үзенә карата булган их­ласыбызны сыный. Аллаһы Тәгалә кудси хәдисендә болай ди: «Ураза Минем өчен генә тотыла, шуңа күрә әҗерне аңа Үзем бирәм». Уразалы кеше көне буена нәфсесе белән кө­рәшә. Әмма ул уразасын бозмый. Чөнки ул белә: Аллаһы Тәгалә аны һәрдаим күзәтеп тора. Ураза ул — Аллаһ Тәгалә һәм Аның колы арасында булган сер. Ураза тотучы бу гамә­лен фәкать Аллаһы ризалыгы өчен үти. Кеше шул рәвешчә нәфес-теләкләрен тыярга өйрәнә, үз нәфсе колы булудан котыла. Ураза вакытында кеше үзен ашау-эчүдән, җенси мөнәсәбәттән генә түгел, ә начар сүзләр, гайбәт сөйләүдән дә тыеп тора. Ураза безне Аллаһы Тәгаләгә якынайта. Ураза тоткан кеше Аллаһ каршында үзенең никадәр зәгыйфь һәм мохтаҗ булуын таный. Шуның белән аның тәкәбберлеге ки­ми. Сусау, ачлык авырлыгын тату фәкыйрь-мескеннәрнең хәлен аңларга ярдәм итә. Нәтиҗәдә, аларга карата күңелдә шәфкать, кызгану хисе арта. Без Рамазан аенда миһербан- лылыкка юнәлдерелгән күп хәйрия акцияләренең шаһите булабыз. Шәһәребездә аерым җәмгыятьләр мохтаҗлар өчен авыз ачтыру мәҗлесләре оештыралар. Халыкның матди хә­ле авырайган бу чорда мондый чаралар күбрәк булса иде. Динебез гомумән социаль гаделлек урнаштыруга корылган. Гает бәйрәмнәре нигезенә дә мохтаҗларга ярдәм итү, туган­лык, дуслык хисләрен арттыру салынган. Ураза тотучы кеше Аллаһы биргән нигъмәтләрнең кадерен белә башлый. Ураза ул үзенә күрә бер үлчәү. Аның белән кешенең сабырлыгы, тәкъвалыгы үлчәнә. Ураза кеше организмына да күпьяклы файда китерә. Аның барышында ашкайнату системасы ял итә, организм төрле калдыклардан чистара, эчке бизләрнең фермент эшчәнлеге яхшыра, нерв системасы тынычлана.

 

 

 

 

Бәлигълык яшенә җиткән, үз акылында булган, сәламәт­леге мөмкинлек биргән һәр мөселман кешесе Рамазан ае уразасын тотарга тиеш. Ураза Рамазан ае кергәч кенә фарыз­га әйләнә. Ураза тотучы ошбу гамәленең Аллаһы ризалыгы өчен булуын күңелдән ниятли. Ниятсез уразага керү дөрес булмый. 

 

 

 

 

Пәйгамбәребез с.г.в. Рамазан аенда түбәндәгеләрне эш­ләргә кушты:

 

 

 

 

1. Таң атканчы сәхәр ашарга. Аны таң беленүгә таба калды­ру саваплырак. Аллаһы Тәгалә «Бәкара»сүрәсендә (187 аять) әйтә ки: «Таңда ак җеп белән кара җепне бер-берсеннән аерганчы ашагыз, эчегез, аннан соң кояш батканчы ураза тотыгыз». Пәйгамбәребез с.г.в. болай диде: «Әгәр азан ише­телгәндә кулыгызга савыт алган булсагыз, ихтыяҗыгызны үтәмичә аны үз урынына куймагыз». Ә ифтарны Аллаһының рәсүле сузмаска кушты. Кояш баю белән авыз ачыла.

 

 

 

 

2. Тәравих намазын укырга. Хәдистә әйтелә ки: «Мәҗбүри намазлардан соң иң хәерлесе — төнлә укыла торганы». Тәра­вих намазларын җәмәгать белән мәчеттә уку хәерлерәк.

 

 

 

 

3.  Коръәнне гадәттәгедән күбрәк укырга. Чөнки Рамазан   —    Коръән ае.

 

 

 

 

4.   Ошбу җәйге чор Рамазанында хәлне ала торган авыр эшләрдән тыелып торырга. Бик каты сусау һәм эсселектән котылу өчен баштан су коярга.

 

 

 

 

5.  Булдыра алсаң Рамазанның ахыргы 10 көнендә мәчет­тә гел гыйбадәттә булып игътикяф кылырга.

 

 

 

 

6.    Гает намазына кадәр фитра садакасын бирергә. Ул мескен-фәкыйрьләргә бер көнлек ризык күләме бәясендә бирелә.

 

 

 

 

Рамазан аенда Кадер кичәсенең булуы аның дәрәҗәсен тагын да арттыра. Коръәннең «Әл-Кадр» сүрәсендә ошбу кич­нең өстенлекләре бәян ителә. Кадер кичәсен Рамазанның соңгы 10 көнлегенең так көннәре арасыннан эзләү кирәк. Аллаһы Тәгалә мөэминнәр һәр кичне гамәл-гыйбадәтләр кылсыннар өчен бу кичне яшерде.

 

 

 

 

Мөсафирга, авыруга, йөкле һәм бала имезүче хатыннарга, ач тору, сусау авыруларын көчәйтергә мөмкин булганнарга, икенче Рамазанга аена хәтле тоту шарты белән, фарыз ура­засын тотмаска да рөхсәт ителә.

 

 

 

 

Терелүгә өметсез авырулар, ураза тота алмаслык дәрәҗә­дәге олы яшьтәгеләр һәр ураза көне өчен фидия түли. Ягъни ул 30 көн буена бер фәкыйрьне ашатырлык акча бирә. (Быел 2014елда фидия бер көнгә 150 сум күләмендә билгеләнде. Ә фитыр сәдакасы кеше башыннан 50 сум. (Админ. искәрмәсе))

 

 

 

 

Хатын-кызларга айлыклары вакытында, бала тудырган­нан соң кан килү чорында ураза тоту тыела. Алар калган көннәрне икенче Рамазанга кадәр тоталар.

 

 

 

 

Рамазан аеның килүе безнең һәрберебез өчен зур нигъмәт. Аны чиста күңел, изге ниятләр белән каршылыйк, мөсел­манлык бурычларын ни дәрәҗәдә үтәүебез хакында җитди уйланыйк, гөнаһ-хаталарыбызга тәүбә итик. Аллаһының рәх­мәте, мәрхәмәте арта торган көннәрне бушка, файдасызга уздырмыйк. Мөмкинлеге булганнар ифтар — авыз ачу мәҗ­лесләре үткәрик. Ул бик зур савапка ия.

 

 

 

 

Мөхтәрәм дин кардәшләр, Чаллы мөхтәсибәте һәм дә үз исемемнән рөхсәт итегез сезне якынлашып килүче изге Рамазан ае белән тәбрик итәргә! Ул безнең өчен тәкъвалы­гыбызны арттыра, калебләребезне пакъләндерә, сәламәтле­гебезне ныгыта торган ай булсын! Раббыбыз Аллаһ һәрбар- чабызга мәрхәмәтен, мәгъфирәтен насыйп әйләсен, изге ниятләребезгә ирешергә көч- куәт бирсен! Аллаһы Тәгалә биргән нигъмәтләргә шөкер итеп, бер-беребезне хөрмәтләп, үзара ярдәмләшеп, башка шәһәрдәшләребезгә үрнәк булып яшик! Әмин.

 

 

 

 

Әлфәс хәзрәт ГАЙФУЛЛА,

 

 

 

 

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Президиумы әгъзасы,

 

 

 

 

Чаллы шәһәре имам-мөхтәсибе.

Сез фитр, фидия, зәкатне Казан, Серов урамы 4 а йорт, "Ярдәм" мәчетенә китерә аласыз.

Шулай ук  yardemfond.ru сайтында, яки https://yardemfond.ru/zakyat/ ,  https://yardemfond.ru/vnesti-pozhertvovanie/ кебек уңайлы адресларда түләүләр бар. 

 

Темы и тэги, которые могут быть интересны: ислам коран сунна напоминание иман религия дагестан намаз мусульмане сунна пророка мусульманка чечня мечеть хиджаб истина мухаммад ихсан рамадан рамазан пост разговение фидья фидия фитр закят закот фитер ураза гаит праздник курбан ингушетия кавказ хадисы аят мусульманин махачкала азан иман сура медина умма мирзоев рахмонов минниханов эрдоган турция душанбе таджикистан бишкек алтайбаев платья исламские видео религия картинки махар махер никах ислам и секс кчр одежда магазин истина жизнь чечня намаз мусульмане ингушетия риба банк деньги финансы богатство богатый жених невеста свадьба туй напоминание москва грозный мусульманка мечеть хиджаб хадисы хадис россия мусульманин мекка рамадан умма мухаммад хадж аварцы чеченцы адыгея сочи краснодар халяль еда рецепты маркет уфа заработок мясо кафе работа деньги бизнес торты астана отель самара отдых экспо работа туризм астрахань новости халал татар татары татарстан татарский казань татарка казан радио тв малай вайн татарочки татарские язык я татарин москвы эстрада татария  пенза самары татарочки елюзань белозерье татарки лямбря поймут хабиб нурмагомедов мюрид суфи суфий тарикат челябинск новосибирск екатеринбург омск питер ростов одежда воронеж красноярск волгоград любовь мода пермь саратов владивосток мужская
туризм путешествие море дубай египет шарджа челны нижнекамск казахстан нива осень альметьевск башкортостан аксессуары дети лаишево хмао татарстан24 фото почта подписка
алматы астана правда набережные челны бирск баймак сибай казах казахи токаев намаз нурсултан тараз поймут атырау актау назарбаев караганда актобе токаев алматы бисмиллях
каспийск костанай снг ссср ташкент бухара самарканд баку мусульмане фильмы прикол узбеки туркмены ашхабад калмыкия бурятия байкал тюмень томск интернациональная петропавловск футбол фильм караганда актау атырау павлодар актобе красота тараз семей костанай уральск маникюр ногти наращивание хна красота красивая казахстанский дизайнеры ташкент узбекистан авиабилеты самарканд навои бухара путешествие техника бишкек верный китай уйгуры туры хива
оптом мода одесса доставка беларусь душанбе киргизия кыргызыстан бишкек фергана ош андижан исфара ходжанд афганистан индия африка америка палестина израиль газа иерусалим джидда медина каир алжир тунис марокко танец живота спорт песни музыка тексты скачать нашид нашиды мунаджат счастье семья брак сваха знакомства знакомство анкета фото фотография видео дружба женитьба замуж любовь иностранец араб турок иран иранец еврей русский фин француз англия лондон америка париж франция берлин германия курган тверь мурманск учитель коран уроки медресе мечеть университет теология кфу пфу кгу врач доктор медицина лечение болезнь рождение смерть жизнь дом сад огород строительство квартира недвижимость читать книга ботокс пластика операция губы сделать стоматология зубы пластическая хирургия обрезание ковид простуда фитнесс похудение еда кухня  куда дать фитр фитерне кая

 

 


Комментарийны калдырыгыз

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе