Чыгыш ясаучыларның барысы да һаман бер сүз сөйли. Казанны басып алу хакында да һаман бер сүз. “Ах” ору, уфтану, авырткан яраны ачып, тоз сибүне хәтерләткән авазлар. Галимнәр чыгышы да еракка китә алмады. Чыгыш ясаучылар гел бер тирәдә болгандылар. Чакырылсалар да, Ркаил Зәйдулла һәм күренекле сәясәтче Фәндәс Сафиуллин чыгыш ясамадылар. Җыр һәм шигырь уку белән вакытны алучылар да булды. Кыскасы, булдымы, булды шикеллерәк килеп чыкты.
Яшьләр, укучылар, мәдрәсә шәкертләре дә юк иде. Мирас, хәтер, мәдәният, тарих, киләчәк, дибез икән, акыллы, зирәк сүзләр, уйланулар, мирас, яшьләр күңеленә күчмәсә, без үз бурычыбызны үтәмәүчеләр булабыз түгелме соң инде?
Хәзер Татарстан алдынгылардан санала. Аның Русиянең башка төбәкләреннән үсеше дә зур, алгарышы да бар. Мин болай уйлыйм. Һәрчак киләп-сарганчы, һәркем кулыннан килгәнчә төбәгебезне яктыртуда хезмәт куярга тиеш. Мин үзебезнең “Мөслимә” оешмасы башкарган “Раки” сыраханәсен алдыруыбызны, “Шайтан туе”н туктатуыбызны гына әйтмәкче идем. Дәүләт тарафыннан бу чарага сәгать ярым гына вакыт бирелгән икән, арттырсаң, штраф түлисе, ди. Хәерле булсын. Ә шәһит киткән каһарман бабаларыбызга без биш вакыт намазыбыздан соң дога кылсак, әйбәтрәк, саваплырак булыр, минемчә.
Әлмира Һәдия.