“Ярдәм” фонды баганалары

Соңгы елларда татар-мөселман халкында революциягә кадәр булган бик күп традицияләр яңартылып кире кайтарылды. Татарлар арасында булган хәйриячелек, вакф малы системасы (мөселманнар милке) юнәлешендә дә яңарыш хәрәкәте бара. Күрмәүчеләрне тернәкләндерү эше белән бөтен дөньяга билгеле булган “Ярдәм” фонды хәйриячелек өлкәсендә иң актив, абруйлы мөселман оешмаларының берсе. 

БӘЙЛЕ
2016 Июн 20

Соңгы елларда татар-мөселман халкында революциягә кадәр булган бик күп традицияләр яңартылып кире кайтарылды. Татарлар арасында булган хәйриячелек, вакф малы системасы (мөселманнар милке) юнәлешендә дә яңарыш хәрәкәте бара. Күрмәүчеләрне тернәкләндерү эше белән бөтен дөньяга билгеле булган “Ярдәм” фонды хәйриячелек өлкәсендә иң актив, абруйлы мөселман оешмаларының берсе. 





Һәрбер эшнең нигезе, баганасы була. Ярдәм” фондының исә баганалары, ягъни юнәлешләре 10га җитте. Аларның һәрберсе турында белү – халкыбыз арасында хәйриячелек, шәфкатлелек таралуга бер адым.







 



Күрмәүчеләрне тернәкләндерү үзәге 



Россиядә, якын чит илләрдә тиңе булмаган “Ярдәм” Тернәкләндерү үзәге бербөтен комплексны тәшкил итә. Аның гыйбадәт кылу залы булган мәчете, читтән килеп укучылар өчен тулай торагы, ашханәсе, компьютер класслары, китапханәсе, мини типографиясе бар. Бүлмәләрдә зәгыйфь кешеләр яшәү өчен бөтен шартлар тудырылган (пандуслар, төрле дәрәҗәдәге ишек тоткалары, махсус җиһазлар һәм башкалар. 



Иң мөһиме шул: бу үзәк зурайды һәм күп санлы күрмәүчеләргә укырга мөмкинлек барлыкка китерде. Биредә физик һәм рухи тернәкләнүгә мохтаҗ, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр Луи Брайль системасында укырга һәм язарга, компьютерга, төрле һөнәрләргә, җирле шартларны исәпкә алып йөрергә өйрәнә ала. Биредә ай саен Россиядән һәм чит илләрдән 85 кеше тернәкләндерү уза. 



“Гаилә учагы” балалар йорты 



2015 елда “Ярдәм” фонды Теләчә районы Иске Җөри авылында ятим балалар өчен йорт ачты. Йорт тиешле тәрбия һәм ярдәм күрсәтү өчен тулысынча җиһазландырылган.Хәзер 10 бала Җөри авылында тәрбияләнә, ислам дине нигезләрен өйрәнә, татар мәктәбендә белем ала.



 

Балаларның әнисе Мәликә Гыйльметдинова сүзләренчә, балаларның барысы да инвалид. Ләкин ныклы физик һәм рухи тәрбия ярдәмендә балалар һәр яктан сәламәтләнеп килә. Бер ел эчендә балаларда үсеш сизелә. Хәзер герой ана Мәликә ханым тагын балалар алырга җыена. 



Наркоманнарны да дәвалыйлар? 



2015 ел “Ярдәм” фонды өчен бик уңышлы ел булды. Балалар йортыннан башка, Константиновка бистәсендә аракыдан һәм наркотиклардан интегүчеләрне тернәкләндерү үзәге ачылды. Фонд бу эшне Мәскәүдә эшләп килгән Наркотикларга каршы милли союз белән бергәләп башкара. Наркоманнарны тернәкләндерү үзәге эшен Россия Дәүләт Думасы рәисе урынбасары Сергей Железняк та хуплады. 

Хәзер үзәктә 30 кеше тернәкләнү уза. Аларга физик һәм рухи яктан савыгырга врачлар, психологлар, имамнар ярдәм итә. 



“Бер-беребезгә ярдәм итик” 



Шагыйрә, коляскада йөрүче Лилия Сәлахетдинова инициативасы белән “Ярдәм” фонды ил күләмендә коляска, таяк белән йөрүчеләр, ДЦПлы инвалидлар өчен “Бер-беребезгә ярдәм итик” ике атналык курслар башлап җибәрде. Укуларга Татарстаннан гына түгел, Россия төбәкләреннән дә килүчеләр булды. 

Семинар барышында кызыклы шәхесләр белән танышып, бер-берсе белән җанлы аралаша алу мөмкинлегенә, вакытны файдалы һәм кызыклы уздыра алуларына бик шат булды катнашучылар. 



“Икрам” социаль үзәге 



“Ярдәм” фонды мохтаҗларга, күп балалы гаиләләргә, картларга ярдәм итү эшен “Икрам” үзәге аша алып бара. “Ярдәм” фондына мөрәҗәгать итүчеләрнең бик күпләре ярдәмгә тиенә. Кемгәдер коляска, кемгәдер дарулар, кемгәдер азык-төлек, яшәргә йорт бирү аша ярдәм итә ярдәмнәр. Мисал өчен, Рамазан ае дәвамында “Ярдәм” мәчетендә 1000 кешелек ифтарлар узды. Уйлап кына карагыз, 30 көн буе 1000 кешегә авыз ачтыру эшен башкарып чыгу җиңелләрдән түгел бит! 

Әлбәттә, бу язмада гына “Ярдәм”нең эшләрен санап бетереп булмый. Моның өчен “Ярдәм” фонды эшләре белән берничә көн танышып йөрергә кирәк. Аннан үзләре бу турыда артык сөйләргә яратмыйлар, иң мөһиме Аллаһ күрсен диләр. 



Азга гына булса да сукырларның көнен яктырту, саңгырауга – телсезгә аралашу-ишетү бәхете бүләк итү, һәм башка хезмәтләр тулаем иманлы бәндәләрнең хәйриячелеге аша булдырыла. Һәрберебезнең оҗмахка керергә хакы бар, тик аның юлларын таба белергә кирәк бит. “Ярдәм” фонды һәрбер кешегә мондый мөмкинлекне ача. Рәхим итегез. Аллаһы Тәгалә игелекле гамәлләребезне сәдакадән кабул итсен. Бу эштә сез дә булыша аласыз, дуслар! 



Расчетный счет: НАЦИОНАЛЬНЫЙ ИСЛАМСКИЙ БЛАГОТВОРИТЕЛЬНЫЙ ФОНД «ЯРДЭМ» 

ИНН 1658087725 

КПП 165801001 

БИК 049205815 

ОГРН 1071600003530 

Р/С 40703810800000000289 

К/С 30101810100000000815 

В ОАО «Татфондбанк» г.Казань. 




А. Долгов


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе