Бүген - Мигъраҗ кичәсе (ВИДЕО)

Бүген мөселманнар өчен мөһим даталарның берсе - Мигъраҗ кичәсе. Рәҗәб аенда пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.), күккә ашып, Аллаһ Тәгалә белән сөйләшкән һәм Аның әмерләрен алып кайткан кичәгә – Мигъраҗ кичәсе диләр.

БӘЙЛЕ
2018 Апр 13. Фото:сәхнә.ру

Быел бу кичә 13еннән 14 нче апрельгә каршы төнгә туры килә. Әлеге кичне Мөхәммәд пәйгамбәр Мәккә шәһәреннән Иерусалимга һәм аннан җиде кат күккә - Аллаһы Тәгаләнең тәхете янына могҗизалы сәяхәт иткән.

Мигъраҗ – пәйгамбәребезнең иң зур могҗизаларының берсе. Аллаһның киң рәхмәте белән безнең пәйгамбәребез Мәккә шәһәрендәге Харам дип аталган мәчеттән, башка пәйгамбәрләр иңгән җиргә, Иерусалим шәһәрендәге Акса мәчетенә барып, пәйгамбәрләргә имам булып, ике рәкәгать намаз укыган. Аннан соң 7 кат булган күккә ашып, пәйгамбәребез Аллаһ Тәгаләгә берәү дә артык якын була алмый торган дәрәҗәләргә күтәрелгән.

Мигъраҗ вакытында Аллаһы Тәгалә Мөхәммәд пәйгамбәргә (с.г.в.) үзенең әмерләрен җиткергән. Мигъраҗ кичәсендә Пәйгамбәребезгә һәм мөселманнарга көнгә биш тапкыр намаз уку фарыз ителгән; “Бәкара” сурәсенең ахыргы ике аяте иңдерелгән; кыямәт көнендә пәйгамбәргә өммәте өчен шәфәгать кылу бүләк ителгән.

Мигъраҗ төнендә мөселманнар гадәттә гыйбадәттә, изгелектә үткәрә. Бу көнне укылган намазлар, тотылган ураза аеруча саваплы булып санала.

(ВИДЕО)


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе