Үз илең – гөлстан

Аллаһы Тәгаләгә дога кылганда аның кабул ителәчәгенә ышанып дога кылыгыз. Белегез, Хак Тәгалә гафил күңелдән кылынган доганы кабул итми.
Хәдис

БӘЙЛЕ
2015 Дек 14

Аллаһы Тәгаләгә дога кылганда аның кабул ителәчәгенә ышанып дога кылыгыз. Белегез, Хак Тәгалә гафил күңелдән кылынган доганы кабул итми.
Хәдис


Хөрмәтле, җәмәгать, барыгызга хәерле гомерләр, хәерле гамәлләр теләп калам. Раббыбыз һәрчак безнең ярдәмчебез булса иде!

“Милләт аналары” чарасына ныклап әзерләндек, көтеп алдык. Халкыбыз тарихындагы дөньяда бердәнбер казыя Мөхлисә Бубый, Газизә Сәмитова, Гыйффәт туташ, Зөһрә Акчурина, Фатиха Аитова, Фатыйма Фәридә, Маһруй Мозаффария исемнәрен атау гына да хатын-кызларыбызга хөрмәт хисләрен уята. Милләтебезнең тарихи асыл чылбырын дәвам итүчеләр алар.

Әлеге һәм башка фидакарь хытын-кызларыбызның исемен тәфсилләп язучы галимәбез, тарих фәннәре кандидаты Тәэминә Биктимеровага олуг рәхмәтебезне белдерәбез.

Форум эшендә Бөтендөнья хатын-кызлары төрле төбәктән күпләп катнашты. “Мөслимә” иҗтимагый оешмасындагы безнең эш-гамәлләребезне күпләр белә. Безнең ниятебез һәм максатыбыз – Татарстанның дәрәҗәсен күтәрү, халкыбызның әдәп-әхлагын саклау һәм ныгыту, иманны куәтләндерү.

Җыеныбызга дәүләт һәм хөкүмәт кешеләре дә килде һәм алар игелекле теләкләрен ирештерде. Президент аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәровның, Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның рәхмәт хатлары белән бүләкләндек.

Җыенга килгән вәкилләр безне белә вә олуг рәхмәтләрен җиткерә. Татарстанның халык шагыйре, Татарстан Республикасы депутаты Разил Вәлиевнең килүе, котлавы, шигырьләрен укуы зал тулы ак яулыклы ханымнарны – мөгаллимәләребезне тагын да ихласландырды. “Яшәсен республикабыз!”-диде алар.

Без “Кол Шәриф” тирәсен төрле нәҗесләрдән-мәшгульлекләрдән азат иттек. “Кысла” (“Раки”) сыраханәсен алдырдык, “Сотворение мира”ны – шайтан туен туктатуда үз өлешебезне керттек. Безнең тырышу-өзгәләнүләребез дүрт елга сузылды. Аллага шөкер, барысы да Раббыбызның ярдәме белән туктатылды.

Әдәпсезлек-әхлаксызлык, исереклек, фәхишәлек, хыянәт иде аларда. Сыраның бер шешәсе 200 сумга сатылуын үзем күрдем. Шәрәлек, мыскыл итү хөкем сөрде анда. “Кол Шәриф” мәчетеннән ишетелгән азан авазы ташларга бәргәләнеп, Казансу елгасына “иңрәп чумды”. Бер караганда, бу эшләрне туктату хатын-кыз эше дә түгел кебек иде. Әмма аны Аллаһы Сөбхәнә вә Тәгалә безләргә йөкләгән иде, Үзе үк булышты да. Аек һәм әхлакый сыйфатлы дин кардәшләребезгә Раббыбызның рәхмәте булса иде.

Укытучыларга озын итәк тә кидердек әле без. Укытучы тактага язганда 10-11 сыйныфның ир балалары кая карый? Паспортка яулык киеп төшәргә дигәндә, утызлап илдән килгән ас журналистлар безне яклап чыкты. Атабыз Адәм, анабыз Һәва дигәнне ишетүгә, без бит туганнар, энеләр, сеңелләр дигәч, алар сагаеп, тынып кала иде.

Барысы да визиткаларын калдырдылар, араларында төрле милләтнең уллары-кызлары бар иде. Рәхмәт аларга!

Уен автоматларына, казиноларга, “Досуг”ка каршы да беренчеләрдән булып без каршы чыктык. “Шәкертләр мәйданы”ндагы җыеннарны оештыра башладык, быел 16 нчысы булып узды.

Балалар инде “Сөембикә энеләре һәм сеңелләре” дигән бәйге-конкурсның 19 нчысына әзерләнә. Аллага шөкер! Раббым, безгә тынычлык шартларында, халкыбызны әдәпле-әхлаклы итеп тәрбияләүдә ярдәмеңне бирсәң иде. Үземне халкыбызның планетабыздагы эшлекле 1000 хатын-кызы арасында күрсәткәннәр иде. Аллага шөкер, мин үземнең өстемдәге бурычымны намус белән үтим, дип саныйм.

Инде бу форумны үткәрүдә, аның дәрәҗәсен күтәрүдә күп оешмалар булышты. Шулар арасыннан бигрәк тә “Ярдәм” мәчете имам-хатибы, “Ел кешесе” Илдар хәзрәт Баязитовка, “Ярдәм” Милли ислами хәйрия фонды президенты Илһам Исмәгыйлевка, “Ярдәм” мәчете каршындагы Күрмәүче мөселманнарны тернәкләндерү үзәге директоры Мәликә ханым Гыйльметдиновага, шулай ук Татарстан Президенты аппаратына, Татарстан Дәүләт Советына, министрлыкларга, Бөтендөнья Татар Конгрессы Башкарма Комитеты рәисе Ринат Закировка, форумга төрле җирләрдән килгән хатын-кызларыбызга да олуг рәхмәтләребезне әйтәбез. Халкыбызның таянычы булырдай ир-егетләребезгә дә җылы хисләребезне белдерәбез. Алар бу чарага килгән берничә йөз кешене хәләл ризыклар белән сыйладылар, тәмле ашаттылар.
Барысы да Аллаһының рәхмәтендә булсалар иде. Без үз илебездә – гөлстан Татарстан җирендә сезләргә уңышлар теләп калабыз.

Әлмира ҺӘДИЯ, җәмәгать эшлеклесе, «Мөхлисә Бубый” бүләге иясе, “Ярдәм” мәчете


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе