Кичә һәм бүген Казандагы Ирек мәйданы гөр килеп тора. Биредә Җиңү көнен бәйрәм итүгә тулы әзерлек бара. Ветераннар узуга, алар хөрмәтенә билгеләнгән корылмалар куела.

Иң шатлыклысы шул: мәйдан тулы яшьләр. Алар югары һәм урта уку йортлары шәкертләре. Үзләре көләчләр, үзләре сугыш һәм тыл ветераннарын сәламләү һәм котлау белән мәшгульләр.
Әнә, саф-саф булып, шәһәр һәм районнардан килгән ветераннар атлый. Олыгайганнар. Кайберләрен оныклары, туганнары култыклап, җитәкләп алып килгәннәр. Шунысы куанычлы: алар әле бар һәм үз аякларында атлыйлар. Музыка яңгырап тора, мәдәният һәм сәнгать әһелләре аларны җыр аша котлыйлар. Шатлык авазларын музыка аһәңе еракларга, бик еракларга яңгырата. Халыкның күңеле күтәренке, йөзе көләч.
Күп югалтулар, корбаннар бәрабәренә яуланган җиңүебезгә беркайчан күләгә төшмәсен иде. Илләребез, җирләребез тыныч һәм имин булса иде. Төрле-төрле афәтләрдән барчабызны да сакласаң иде, Раббым.
Биредәге яшьләргә карыйм да күңелем шатлык белән тула. Кыю, батыр, ватанны сакларга әзер яшьләребез булу бәхетле киләчәгебезгә өмет өсти. Бәйрәмнәребез котлы һәм мөбарәк булсын, күкләребез аяз, күңел-калебләребез тыныч булса иде.
Мөхтәрәм сугыш ветераннары! Барчагызны да Җиңү бәйрәме белән ихлас күңелдән котлыйбыз, ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы телибез.
Әлмира ҺӘДИЯ, җәмәгать эшлеклесе

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык