Уйланулар

Аллаһының илчесе Мөхәммәд (с.г.в.): “Кеше үлгәч, аның бөтен гамәлләре дә туктала. Бары тик өч нәрсәсе: әҗере тукталмый торган сәдакасы яки башка кешеләргә биргән белеме, яки Аллаһыга аның өчен дога кыла торган изге баласы өчен аңа савап язылып торачак”, - дигән (Әхмәт, Мөслим).

БӘЙЛЕ
2016 Июн 08

Аллаһының илчесе Мөхәммәд (с.г.в.): “Кеше үлгәч, аның бөтен гамәлләре дә туктала. Бары тик өч нәрсәсе: әҗере тукталмый торган сәдакасы яки башка кешеләргә биргән белеме, яки Аллаһыга аның өчен дога кыла торган изге баласы өчен аңа савап язылып торачак”, - дигән (Әхмәт, Мөслим).

Эченә элекке мөфти Госман хәзрәт Исхакыйның: “Бу китапның әҗерен мәрхүмә әнием Габдулла кызы Рәшидә рухына багышлыйм”,-дип язылган китап быел басылган. Ул - Рәшидә Исхакыйның “Намаз уку тәртибе” дип аталган китабы.

Бу юлларны язуы миңа җиңел түгел, чөнки Рәшидә абыстай Исхакый – минем остазбикәм, ә мин аның шәкерте. Аны югалтуга хәтта ышанасы да килми, әмма буласы эш булган, Рәшидә абыстайны мәңгелек сәфәренә озаттык. Моның белән килешмичә һич чара юк. Остазбикәне озатканга байтак көннәр узды, без аны бик юксынабыз. Юксынырлык та шул. Мин Рәшидә абыстайның тугызынчы чыгарылыш шәкерте идем. Аның башка шәкертләре белән үткәргән дәресенә дә кергәнем булды. Ул һәр шәкертенә Коръән китабын һәм Коръән уку дәреслеген бүләк итте. Менә тагын нәрсә: һәр шәкертенә үзе теккән урындык җәймәсен бүләк итте. Аларның саны 100 данә генә булмагандыр. Миңа ул тегү энәсе кадый торган бәләкәй күпчек (кечкенә мендәр) бүләк иткән иде.

Рәшидә абыстай белән яңа гына булган очрашулар, сөйләшүләр дә инде мәңге онытылмас хатирәгә күчеп бара.

Рәшидә абыстайны искә алырга, рухына Коръән укып, дога кылырга күп шәкертләре килгән иде. Бу көнне дә ул яшәгән йортта догалар, вәгазьләр яңгырап торды. Беренче мөфти Габдулла хәзрәт Галиуллин, Равил хәзрәт Бикбаев һәр йөрәккә үтәрлек вәгазьләрен сөйләделәр, уразаның хикмәтләре хакында ныклап аңлаттылар. Һәр күңел түрендә остазбикәбез Рәшидә абыстай иде. Аның рухы шат булса иде дибез.

Тагын иң мөһиме нәрсә дисезме? Менә мин Тынычлык бистәсенә баручы 23 нче автобусны көтеп, тукталыштагы урындыкта утырам. Шулчак яулыклы ике туташ һәм бер ханым миңа сәлам биреп узды. Шунда аларның берсе кире әйләнеп килде дә сумкасыннан тавык күкәе салынган букчаны миңа сузды һәм: “Кардәшем, сәдакам булсын, алыгыз. Авылдан килешем”,-диде. Исеме Әминә иде бугай. Менә, җәмәгать, остазбикә безне калдырып китте, ә аны хөрмәтләү дәвам итә. Рәшидә абыстайлар өенә килеп җиткәч, күчтәнәчне өләшеп бирдем.

Уйландыра, җәмәгать. Менә 6 июньнән ураза тота башладык, Аллага шөкер. Ә остазбикәбез – һәрчак исебездә.

Башка тагын бер уй килде әле: “Рәшидә Исхакый” исемендәге укуларны оештырырга кирәк. Остазбикәбезнең һидәятле туры юлына тузан төшермик.

Рәсемдә: Гасыр абыстайлары Рәшидә абыстайның ишегалдында уйланып утыра.

Әлмира ҺӘДИЯ, җәмәгать эшлеклесе


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе