Тулуза маньягы

Алжирдан Франциягә килеп, берничә кеше үтергән маньяк Мөхәммәд Мера...

БӘЙЛЕ
2012 Мар 27
Алжирдан Франциягә килеп, берничә кеше үтергән маньяк Мөхәммәд Мера бу илдә исламга каршы хәрәкәтнең артуына этәргеч бирде. Болай да французлар мөселманнарга зур ышаныч белән карамый иделәр. Биредә җирле халык, гомумән, иммигрантларга сакчыл караш белдерә. 7 кешенең үлеменә китергән бу һәлакәт исә янып торган учакка май сипкәндәй итте.
Франциядә бу көннәрдә Президент сайлау компаниясе исламга каршы шигарьләр астында үтә. Уңъяк Милли фронт тарафдарларыннан Президентлыкка кандидат Марин Лепен шәһәрнең ярлы кварталларында «ислам радикализмы» куркынычы турында чыгышлар ясады. Мөселманнарның Франциягә килеп урнашуларын ул илдә эшсезлек һәм торак мәсьәләсе арту белән бәйләде.
Президент Николя Саркози илгә килүче иммигрантларга карата бер төрле карарга килү турында белдерде. Ул илгә апрель аенда уздырылачак Ислам конференциясендә катнашырга тиешле, тик радикальлектә шикләнелгән кайбер мөселман имамнарын кертүне тыярга дигән фәрман биргән инде.
Шунысы начар: Тулузада яшәүче гадәти мөселманнар соңгы вакытларда үзләренә хокук саклау органнарының күп игътибар бирүенә ризасызлык белдерә башлаганнар. Ник дигәндә, хәзер Франциядә мөселман һәм террорчы синонимга әйләнгән.
Бу уңайдан, Франция мөселманнары Тулузадагы җинаятьче белән бернинди уртаклыклары булмау турында әйтәләр.
"Мөхәммәд Мера – җинаятьче. Ул күп тапкырлар төрмәдә утырган. Бу очрак аша барлык мөселманнарга яла ягарга мөмкинме? ..Без барлык норвегиялеләр дә Брейвик кебек дип әйтмибез, ләбаса”,-дип гаҗәпләнүен белдергән Парижда яшәүче Әнисә Сәгадәт.
Франциянең кечкенә калаларын өйрәнү буенча махсуслашкан социолог Лоран Муккели мондый җинаятьләр күпләргә исламга каршы көрәшүне аклау мөмкинлеге бирә дип белдергән.
Франциянең Мөселманнар Шурасы башлыгы Мәхәммәд Мөссәви тулысынча ислам мәсләгенә каршы килә торган мондый көчләү актында әһле исламның катнаша алмавы хакында әйткән.
Бүгенге көндә Франция халкы актив рәвештә һәлакәтне тикшерә. Тик алар чыгышы белән гарәп милләтеннән булган җинаятьчене хөкем итмичә, дөньядагы 3 зур диннең берсен тәшкил иткән исламны гаеплиләр. Ә бу исә һич тә ярый торган эш түгел! Чөнки исламның нигезендә кешелеклелек, бер-береңә ярдәм итү, үзара гаделлек сыйфатлары ята. Мөхәммәд Мера кебек бәндәләр исә шуны аңламыйча, исламга биниһая зур зыян китерәләр һәм мөселманнар өммәтен газапка салалар. Ә бит аның корбаннары арасында ике мөселман полициясе хезмәткәрләре булуын да онытырга ярамый.

Солтан ӘХМӘТЕВ

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе