Туфан Миңнуллин вафат булды

Драматург Туфан Миңнуллин вафат булды. Аңа 76 яшь иде.

БӘЙЛЕ
2012 Май 02
2 май көнне хастаханәдә 76 яшендә драматург, язучы, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, "Сәхнә" журналы редакторы, Тукай бүләге лауреаты Туфан Абдулла улы Миңнуллин вафат булды.

Туфан Миңнуллин 1935 елның 25 августында Татарстанның Кама Тамагы районы Олы Мәрәтхуҗа авылында туа. 1956-1961 елларда Мәскәүдә Щепкин исемендәге Театр училищесында укый.

Аның театр җәмәгатьчелеге тарафыннан аеруча зур танылу алган пьесалары – “Без бит авыл малае”, “Үзебез сайлаган язмыш”, “ Әниләр һәм бәбиләр”, “Без китәбез, сез каласыз”, “ Хушыгыз”, “Канкай угылы Бәхтияр”, “ Диләфрүзгә дүрт кияү”, “ Әлдермештән Әлмәндәр”, “ Илгизәр +Вера”, “Җанкисәккәем” һ.б.

Туфан Миңнуллин белән хушлашу 3 майда Г.Камал исемендәге театр бинасында узачак.
Хушлашу иртәнге сәгать тугызда башлана.

Александр Долгов

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Июл 29
Авг 13
Авг 08
Авг 02
Июл 16
Июл 03
Июн 27
Май 22
Май 18
Май 17
Май 14
Май 14
Май 07
Май 01
Апр 19
Апр 12
Апр 11
Фев 14
Фев 05
Янв 15

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Май 07

Май 10

Фев 09

Янв 11

Янв 06

Әңгәмәләр
© 2009-2020 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе