Тиздән Мәүлид ае башлана

Милади ел исәбе буенча 13 гыйнварда Рабигуль-әүвәл ае башлана. Ә Рабигуль-әүвәлнең уникенче көне, ягъни унбереннән уникесенә каршы кичәсе Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с. г. в.) туып, дөньяны нурландырган кичәседер.

БӘЙЛЕ
2013 Янв 10
Милади ел исәбе буенча 13 гыйнварда Рабигуль-әүвәл ае башлана. Ә Рабигуль-әүвәлнең уникенче көне, ягъни унбереннән уникесенә каршы кичәсе Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с. г. в.) туып, дөньяны нурландырган кичәседер.

 

Бу көннән башлап, бар җиһанга ислам нуры җәелгән, күп могҗизалар пәйда булган. Пәйгамбәребез туган ай булганга күрә, Рабигуль-әүвәл Мәүлида ае дип йөртеләдер.

 
Шул ук вакытта Мәүлид кичәсе хак Пәйгамбәребезнең вафат булган көне дә булып исәпләнә.
"Мәүлид” гарәп сүзе, туу дигән мәгънәне аңлата.


Пәйгамбәребез (с. г. в.) вафат булганнан соң, аны яраткан, ислам диненә ихласлы падишаһ Әрбил дәүләте башлыгы Мөзәфәр Әбу Сәгыйд Күкбүри бине Гали Биктәкин үзенең ифрат дәрәҗәдә юмартлыгыннан, рәсүлебезнең шәфәгатен өмет итеп, зур аш мәҗлесләре оештырган, күп халыкны кунак итеп, хәер-сәдакалар бирүне гадәткә кертеп калдырган. Мәҗлестә ул күрсәткән юл белән баруны бик тырышып өйрәнгәннәр. Пәйгамбәребезне мактап шигырьләр, мөнәҗәтләр, касыйдәләр укыганнар. Бу күркәм гадәт тора-бара барлык илләргә таралып, һәр җирдә мөселманнарның сагынып, көтеп ала торган бәйрәменә әверелгән.

 
Шул вакытлардан бирле Мәүлид кичәсе мөселманнар яшәгән бөтен илләрдә, шәһәр һәм авылларда, һәр гаиләдә сөекле Рәсүлебезгә зур хөрмәт илә бәйрәм ителә. Быел бу мөбарәк көн 24 гыйнварга туры килә.

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Авг 13
Авг 08
Авг 02
Июл 16
Июл 03
Июн 27
Май 22
Май 18
Май 17
Май 14
Май 14
Май 07
Май 01
Апр 19
Апр 12
Апр 11
Фев 14
Фев 05
Янв 15
Дек 26

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Май 07

Май 10

Фев 09

Янв 11

Янв 06

Әңгәмәләр
© 2009-2021 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе