Татарстан Президенты янә Төркиягә китә

5 июньдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов янә Төркиягә китә.

БӘЙЛЕ
2012 Июн 04
5 июньдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов янә Төркиягә китә. Ул Бөтендөнья икътисади форумда катнашачак, Истанбулда җирләнгән татар галимнәренең каберләрен зиярәт итәчәк.
Белгечләр Төркия һәм Татарстанның якынаюын уңай бәяли, ләкин беренче чиратта матди мәнфәгатьләр торуын әйтә.

30-31 майда рәсми сәфәр белән Төркиядә булып киткән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның янәдән Истанбулга килә. 5 июнь иртәсендә ул бөек татар галимнәре Гаяз Исхакый, Садри Максуди, Йосыф Акчура каберләренә барып дога кылачак. Кайбер мәгълүматларга караганда, Миңнеханов зиратка соңгы сәфәре кысаларында ук барырга тиеш булган, ләкин эше тыгыз булу сәбәпле, бу чара кичектерелгән. Соңыннан президентның Европа, Якын Көнчыгыш, Төньяк Африка һәм Урта Азия буенча Бөтендөнья икътисади форумда катнашуы көтелә.

Төркиядә яшәүче татар эшлеклеләре Миңнехановның зиратка баруын бик уңай бәяли һәм Төркия-Татарстан бәйләнешләренә үсеш кертәчәген дә билгели.

"Без татарларда "исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел” диләр. Шуңа күрә татар президентының Истанбул зиратында дога кылуы бик кирәкле һәм әһәмиятле вакыйга”, ди Төркиядә яшәүче татар активисты Роза Корбан.

Совет заманында тыелган, читләштерелгән галимнәргә бүген Татарстан хакимиятенең игътибар бирүен Төркиядә яшәүче татар галиме, Якын Көнчыгыш стратегик тикшеренүләр үзәгенең (ORSAM) Евразия белгече, доцент, доктор Ильяс Камалов та уңай бәяли. Галим сүзләренчә, бөек татар әдипләре, сәясәтчеләре бүгенге Төркиянең корылышына бик зур өлеш кертте, шуңа күрә Миңнехановның аларның каберләрен зиярәт итүе Төркия-Татарстан бәйләнешләре үсеше ягыннан да әһәмиятле.

Төркиядә татарларны белмиләр

Роза Корбан фикеренчә, бүген Төркиядә татар галимнәрен генә түгел, татар халкын да начар беләләр.

​​"Татарстаннан килеп монда укучы студентлар миңа гел Төркиядә татарларны белмиләр дип әйтеп тора. Бу чыннан да шулай, безне монда белүче бик аз, белсә дә галимнәр, сәясәтчеләр генә белә. Гади халык белми. Чөнки бу өлкәдә бернинди эш тә алып барылмаган. 1991 елга кадәр татарларның монда килеп үзен таныту мөмкинлеге булмаган. Элегрәк Төркиягә килеп, Искешәһәр, Кутаһья шәһәрләренә төпләнгән мөһаҗир татарлар да монда авыр яшәгән, татар мәктәпләре дә ачалмаган. Бары тик җырлап, биеп, татар ашлары пешереп кенә көннәрен уздыра алганнар.

Гаяз Исхакый, Йосыф Акчура кебек татар галимнәре Төркиядә бөек әсәрләр иҗат итсә дә, аларны шул ук галимнәр, сәясәтчеләр, академиклар гына белә. Татар галимнәрен Төркиядә таныту өчен әле күп эшләр эшләнергә тиеш”, ди ул.

Шулай да 30-31 майда Төркиядә Татарстан көннәре кысаларында узган чаралар татар халкын һәм мәдәниятен танытуга зур өлеш кертте. "Күп кенә мәдәни чаралар оештырылды. Бу Татарстанны дөньяда таныту ягыннан бик әһәмиятле, чөнки бүген татарлар төрки халыклар арасында иң мәдәниятле халык булып тора. Еллар буе рус золымы астында яшәсәләр дә, татарлар милли кемлекләрен югалтмаганнар. Татарстан сәфәре кысаларында узган мәдәни чаралар, Әнкарада узган зур концерт шуны күрсәтте”, - ди Роза Корбан.

Галим Ильяс Камалов фикеренчә, бүген Төркия һәм Татарстанның фән өлкәсендә дә хезмәттәшлекнең үсеше күзәтелә. "Татар тарихы турында уртак конференцияләр оештырыла, фәнни тикшеренүләр алып барыла. Төркияне дә Татарстанда танытырга кирәк. 30-31 майда узган чараларда бу мәсьәлә күтәрелгәндер, алга китеш булыр”, - дип өметләнә Камалов.

Әнкара өчен Казан – Мәскәүгә күпер генә

Роза Корбан, Төркия Татарстан белән якынаерга тырышса да, аның бу нияте күбрәк матди мәнфәгатьләр белән бәйле, ди. "Татарстан нефть, газ белән бай республика. Әмма бәйсез булмаганга күрә бөтен байлыгы һәм кеременең 82 проценты Мәскәүгә китеп бара. Төркияне дә Татарстанда иң элек икътисади мәнфәгатьләр кызыксындыра. Төрекләр Татарстан ярдәмендә Русия белән элемтәләрен ныгытырга тели. Шуңа күрә Казан Әнкара белән Мәскәү арасында күпер ролен генә уйный. Төрек сәясәтчеләре "төрек-татар кардәшлеге”, "кардәш республика” сүзләрен кулланса да, аның файдасы юк. Әйткәнемчә, Әнкара икътисади мәнфәгатьләрне өстенрәк күрә”, - ди ул.

​​Бу фикер белән Ильяс Камалов та килешә. "Төркия Татарстан белән иң элек икътисади мөнәсәбәтләрне арттырырга тели. Бүгенге көндә ике республиканың икътисади бәйләнешләре, үзара сәүдә күләме болай да югары дәрәҗәдә. Татарстанны бәйсез төрки республикалар белән чагыштырсаң, Төркия белән үзара сәүдә күләме буенча ул алдарак бара. Бу бик җитди күрсәткеч. Төркиянең Татарстанда гына түгел, Татарстанның да Төркиягә салынган инвестицияләре бар. Казанда 2013 елда Универсиада уза, 2014 елда дөнья футбол чемпионаты уеннары үтә, димәк, яңа спорт корылмалары, биналар кирәк булачак. Төрекләр моннан файдаланып, Татарстанның төзелеш өлкәсенә инвестиция юнәлтергә тели", ди ул.

"Мәскәү Төркия белән Татарстанның бәйләнешләрен игътибар белән күзәтә, - ди Роза Корбан. - Миңнехановның Төркия сәфәре кысаларында узган барлык чараларда Русиянең Әнкарадагы илчесе Владимир Ивановский бар иде. Рус хакимияте Рөстәм Миңнехановка бер мөстәкыйль адым да атлатмый."

"Төрек-татар мөнәсәбәтләре бүгенге көндә Төркия-Русия мөнәсәбәтләре кысаларында гына оеша, - дип аңлата Ильяс Камалов. - Элек пантөркизм идеологиясе белән мавыгучы төрек сәясәтчеләре барлык төрки дәүләтләрне үзенә якынайтырга теләсә, бүгенге Төркиянең Татарстан белән кызыксынуын пантөркизм күренеше буларак бәяләү дөрес булмас. Төркия мондый адымга бармый, чөнки ул очракта рус-төрек мөнәсәбәтләренә тискәре йогынты ясаясачак. Татарстан Төркия белән Русия мөнәсәбәтләрен үстерү "коралы” ролен уйный. Мисал өчен, Русиянең вәкилләре Төркиягә рәсми сәфәр белән килгәндә бик күп кенә татар вәкилләре дә килә.”

Роза Корбан фикеренчә, Татарстан делегациясе Төркия сәфәре кысаларында татар диаспорасы белән җитәрлек аралашмады. "Миңнеханов төрле шәһәр татар җәмгыятьләре белән очрашты, аларга рәхмәт хатларын тапшырды, ләкин җәмгыятьләрдән тыш, татарлар да бар бит әле.

Төркиядәге татарларның саны якынча 25 мең белән исәпләнә. Президент гади халык белән очрашып, утырып сөйләшергә тиеш иде. Аның өчен делегациядә Бөтендөнья татарлар конгрессы җитәкчесе Ринат Закиров та бар иде. Миңнеханов, Закиров белән очраша алган булсак, үзебезнең хәлләребезне аңлатыр, теләкләрне, ихтыяҗларны җиткерер идек. Эшне җәмгыятьләргә генә бәйләп калдырырга ярамый, бөтен халыкның фикерен сорашырга кирәк”, - ди Роза Корбан.
Чыганак: "Азатлык.орг"

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе