Татарстан парламентында дини вазгыять тикшереләчәк

Татарстан парламентында дини вазгыять тикшереләчәк

БӘЙЛЕ
2012 Авг 01
Татарстан мөфтие Илдус Фәизнең машинасы шартлау, Апанай мәчете имам-хатыйбы Вәлиулла Якуповның үлеме сәбәпле, республикадагы дини вазгыятьне тикшерү өчен Дәүләт Советы депутатлары 3 августта чираттан тыш утырышка җыела. Утырышта депутат, Казан татарлары конгрессы рәисе Фәрит Мифтахов та чыгыш ясый. Депутатлар нинди карарга килер?

Татарстанның Русиядәге һәм дөньядагы абруена зур зыян салган вакыйгалар депутатларны да уйландыра. Универсиада уздырырга әзерләнгән Татарстан өчен үтереш-шартлаулар, мөселманнар арасындагы каршылыклар зур минус булып тора.

Татарстан Дәүләт Советы депутатлары традицион булмаган исламга каршы көрәш юлларын карар, Республиканың абруен кире кайтару турында фикер алышыр дип көтелә.

Татарстан Дәүләт Советы утырышын Мәскәүдән дә күзәтәчәкләр. Әлеге утырыштан соң республикада килеп туган дини вазгыятне җайлау өчен карарлар кабул ителәчәк.

Тимер Сәгыйтов

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Авг 13
Авг 08
Авг 02
Июл 16
Июл 03
Июн 27
Май 22
Май 18
Май 17
Май 14
Май 14
Май 07
Май 01
Апр 19
Апр 12
Апр 11
Фев 14
Фев 05
Янв 15
Дек 26

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Май 07

Май 10

Фев 09

Янв 11

Янв 06

Әңгәмәләр
© 2009-2020 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе