Кичә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә казыйлар шурасының чираттагы җыелышы үткәрелде. Җыелышта баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев һәм республиканың төрле төбәк казыйлары катнашты, диелә нәзарәтнең матбугат хезмәте хәбәрендә.
Казыйлар, аерым алганда, талак һәм никах мәсьәләләренә кагылышлы Голәмәләр шурасы тарафыннан эшләнгән положенияләрне тикшергән. Бу документларда әлеге мәсьәләләрне караганда ислам хокукы нормаларын куллануга кагылышлы маддәләр урын алган. Мәсәлән, никахка бәйле документа, төп положениядән тыш, никахның шарты, аны теркәү һәм үткәрү үзенчәлекләренә бәйле маддәләр бар. Җыелышта исә аларга төрле тәкъдимнәр һәм өстәмәләр кертелгән. Монардан тыш, җыелышта халыктан килеп ирешкән мәсьәләләр дә каралган.
Чыганак: "Татар-информ"

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Бир, Раббым, иман нурлары.
Иманга кайту.
Тәкәбберлек!