Бүген Казандагы “Ярдәм” мәчетен карарга Тукай һәм Минзәлә районнары имам-мөхтәсибе Җәүдәт хәзрәт Харрасов һәм Чаллы каласындагы “Ак мәчет” имам-хатибы Рөстәм хәзрәт Шәехвәлиев килеп китте. Аларны Татарстан мөфтие урынбасары, “Ярдәм” мәчете имам-хатибы Илдар хәзрәт Баязитов каршы алды һәм мәчетнең истәлекле урыннарын күрсәтеп йөрде.
Илдар хәзрәт Баязитов аларга биредә белем алучы күрмәүчеләрнең уку классларын, ашханәләрен, намаз уку залларын, ашарга пешерергә өйрәнү, йоклау бүлмәләрен күрсәтте. Кунаклар “Ярдәм” мәчетендә күргәннәрдән бик канәгать калдылар. Рөстәм хәзрәт Шәехвәлиев шулчагында: “Татарда камиллеккә омтылу өчен бер мисал бар. Ул - “Ярдәм” мәчете”,-дип әйтеп куйды.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Бир, Раббым, иман нурлары.
Иманга кайту.
Тәкәбберлек!