Татар Чилчәсендә - олы бәйрәм

Әгерҗе районының Татар Чилчәсе авылында мәчет ачылу тантанасы булып узды.

БӘЙЛЕ
2015 Окт 02

Әгерҗе районының Татар Чилчәсе авылында мәчет ачылу тантанасы булып узды. Татар Чилчәсе авылына 1926 елда нигез салына. Бу авылда 1927 елда - 92 кеше булган, 1992 елда - 67 кеше, бүгенге көндә авылда 18 хуҗалык исәпләнә.

Кечкенә авыл булса да, гөрләп яши Татар Чилчәсе. Халыкның күмәк көче белән авыл уртасында бик күркәм мәчет төзелде. Мәчет төзелешенә матди ярдәм күрсәтүче, төзелеш материаллары белән тәэмин итүче бертуган Марат, Мансур, Малик Мөхәммәдиевларның уртак омтылышы, тырышлыгына рәхмәтле бүген авыл халкы. Күркәм башлангычка нәсел җепләре шушы авыл белән бәйле булган hәркем кулыннан килгәнчә үз өлешен кертә. Матди ярдәм күрсәткән Габдрахмановлар, Сәмигуллиннар, Миңнебаевлар гаиләләрен дә зур рәхмәт.

"Бердәмлектә - көч", - ди халык мәкале. Инде җимерелеп беткән ташландык бина урынын чистартып, корыган карт агачларны кисеп булачак мәчет урынын чистарту эшләре, яңа мәчет бинасын сафка бастыру - барысы да Татар Чилчәсе халкының олысы-кечесе ярдәмләшеп эшләгәнгә күрә, тиз арада башкарыла.

Әлеге изге эшнең башында торган Харбик хәзрәт Сабиров турында авылдашлары: "Куллары - алтын, йөрәге саф, калебе пакь, иманы камил ", - диләр. Авыл уртасында калкып чыккан курчак өе сыман күркәм мәчеттән яңгыраган азан, анда укылган намазлар киләчәктә Татар Чилчәсе авылын афәтләрдән, бәла-казалардан саклар, иншә Аллаh!
Чыганак: Татарстан Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе