"Таян Аллага" конкурсы

"Таян Аллага" конкурсы уздырыла

БӘЙЛЕ
2015 Ноя 23

Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте, Россия ислам институты, Бөтендөнья татар конгрессы Россия Федерациясендә яшәүче татар яшьләре арасында яшь талантларны барлау һәм берләштерү, аларның иҗади эшчәнлекләрен үстерү максатыннан “Таян Аллага” әдәби конкурсын уздыра



Конкурсның бурычлары:

* сәләтле яшьләргә иҗади үсеш өчен шартлар булдыру;

* татар телен, әдәбиятын, мәдәниятен һәм ислам динен пропагандалау.

Конкурс өч этапта үтә:

1 этап — әсәрләрне җыю (10 ноябрь 2015 ел – 31 гыйнвар 2016 ел)

2 этап — әсәрләрне жюри тарафыннан бәяләү (1 февраль – 31 март 2016 ел).

3 этап — җиңүчеләрне бүләкләү (май 2016 ел).

Конкурста Россия Федерациясендә яшәүче 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге һәр теләгән кеше катнаша ала.



Конкурс иҗат эше белән профессиональ рәвештә шөгыльләнмәүче яшьләр өчен үткәрелә, профессиональ язучыларның, шагыйрьләрнең, журналистларның әсәрләре һәм язмалары кабул ителми.

Конкурс дүрт номинациядә үтә:

* шигърият,

* чәчмә әсәрләр,

* драматургия,

* публицистик язмалар.

Тәкъдим ителгән әсәрләр һәм мәкаләләр татар телендә язылырга тиеш.



Аз күләмле әсәрләрне (шигырьләр, кыска хикәяләр һ.б.) һәм публицистик язмаларны өчтән дә ким җибәрмәү сорала. Аларны түбәндәге таләпләргә туры китереп эшләргә кирәк: Times New Roman шрифтында, 14 нче кегль, бер ярым интервалда, сул яктан – 30 мм, уң яктан – 10 мм, өстән – 25 мм, астан – 20 мм.



Конкурска язмалар электрон вариантта кабул ителә. Түбәндәге электрон почтага: tatarkonkurs@mail.ru



Оештыру комитеты адресы: Казан ш., Газ урамы, 19 нчы йорт. Татар теле һәм милли мәдәният кафедрасы. E-mail: tatarkonkurs@mail.ru


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе