Төркиядә татар мәчете ачылды

22 майда Төркиянең Измир каласы янындагы Гүрсү исемле татар авылында яңа гыйбадәтханә ишекләрен ачты.

БӘЙЛЕ
2012 Май 24
22 майда Төркиянең Измир каласы янындагы Гүрсү исемле татар авылында яңа гыйбадәтханә ишекләрен ачты. Мәчет җирле татарларның матди ярдәме белән ике ел дәвамында төзелде. Ачылышта җирле хакимият вәкилләре, Татарстанның Биектау районы мөхтәсибе, авыл халкы катнашты.

Төркиянең татар авылларыннан булган Гүрсүдә – шатлык. Авылда якынча ике йөз кеше генә яшәсә дә, аның хәзер үз мәчете бар. "Гүрсү авылы мәчете” дип аталган яңа гыйбадәтханәнең үзенчәлеге – аның хакимият акчасына түгел, җирле татарларның күмәк матди ярдәме белән төзелүе.

Мәчетнең тантаналы ачылышында Гүрсү авылы кергән Алашәһәр районы башлыгы Муса Услан, район мөхтәсибе Мәхмәт Егет, Татарстанның Биектау районы мөхтәсибе Тәлгат хәзрәт Гайфуллин, Измир татарлары җәмгыяте рәисе Бехзат Акташ һәм авыл халкы катнашты.

Хәзрәтләр мәчет ачылышы тантанасын ислам дине йолаларына туры китереп, азан һәм Коръән укып, догалар кылып башладылар.

​​

Тәлгат хәзрәт тантанага килүчеләргә 21 май көнне Изге Болгарда Болгар дәүләтенең 922 елда ислам динен кабул итүенә багышлап Истәлек билгесе һәм Икмәк музее ачылу чаралары турында мәгълүмат бирде.

Алашәһәр мөхтәсибе Мәхмәт Егет, 22 май – ислам динендәге өч мөбарәк айның башланган көне булуын искәртеп узып, мәчетнең шундый хәерле көндә ачылуы киң бәрәкәт китерер, диде.

Тантанадан соң кунаклар һәм авыл халкы бергәләп татар милли ризыклары белән чәй эчте. Бехзат Акташ табын артында кыскача татар халкы тарихы турында сөйләде.

Мәчетнең тыштагы тәһарәт алу урыны әлегә әзер түгел. Авыл халкы аны татар стилендә ясап, милли орнаментлар, Сөембикә манарасы, Кол Шәриф мәчете рәсемнәре белән бизәргә тели.

Бехзат Акташ сүзләренчә, Гүрсү авылы халкы бик диндар. Моннан чыккан уннан артык татар кешесе бүген башка районнардагы мәчетләрдә имам буларак хезмәт куя. Шулай да Гүрсүнең яңа мәчетендә имам вазифасын төрек кешесе башкарачак. "Үзе дистәдән артык имам чыгарган авылга татар булмаган имам билгеләнде. Бу инде мондагы дәүләт системының бер кызык ягы”, - ди Акташ.
Чыганак: "Азатлык.орг"

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе