12 мартта Түбән Кама җәмигъ мәчетендә “Үрнәк гаилә” темасына семинар үткәрелде. Әлеге чараны Түбән Кама мәчетендә гыйлем бирүче мөгаллимәләрнең берсе Айгөл Җәмилова оештырды.
Зур әзерлек таләп итә торган мондый төр лекцияләр мәчеттә ай саен уздырыла. Семинарда ир белән хатын мөнәсәбәтләре, ата-ана һәм балалар, хатын-кызның матурлыгы, өйнең яме турында сөйләнелде. Дәреснең үзенчәлекле иҗади мөхиттә, төрле күрсәтмә әсбаплар, видеоязмалар кулланып, креативлык атмосферасында үтүе барлык мәгълүматны яңача, күпкә тирәнрәк итеп үзләштерегә ярдәм итте.
Хәзер җәмгыятебездә гаилә һәм әдәб-әхлак кебек кыйммәтләр югалып барган заманда кешеләргә традицион кыйммәтләрне дөрес итеп аңлату, аларга хаклыкны батылдан аера белүне өйрәтү гаят мөһим. Элек-электән тикшерелеп килгән гаиләләрне саклау нигезләре, әби-бабаларыбызның бай тәҗрибәләре барысы да сакланырга һәм буыннан буынга тапшырылып барырга тиеш. “Үрнәк гаилә” чарасы нәкъ менә шушы максатларны алга куеп, тыңлаучыларның акылларына гыйлем-мәгълүмат өстәп кенә калмады, ә күңелләренә матур хисләрне дә сала алды дип хәбәр итте Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Бир, Раббым, иман нурлары.
Иманга кайту.
Тәкәбберлек!