Татар телендә дөнья күрә торган "Шәһри Казан" газетасының баш мөхәррире Мансур Мортазин вазифасыннан китә. Кичә ул коллектив белән саубуллашкан. Редакциягә “Татмедиа” Республика массакүләм коммуникацияләр агентлыгы тарафыннан яңа җитәкче якын арада тәкъдим ителер дип көтелә.
Узган гасырның 90 нчы елыннан тарихын яза башлаган “Шәһри Казан” газетасының беренче мөхәррире Хәлим Гайнуллин була һәм ул бирегә “Татарстан яшьләре” газетасыннан баш мөхәррирлектән килә; башта корреспондент, бүлек мөхәррире булып эшләгән Илдус Илдарханов 1996 елның апреленнән газетага баш мөхәррир итеп билгеләнә; “ТНВ” каналының мәдәният-сәнгать бүлегендә мөхәррир булган Мирсил Әһлетдинов 2003 елда “Шәһри Казан” дилбегәсен кулына ала; 2007 елның апреленнән бирле “Шәһри Казан” газетасының баш мөхәррире – Мансур Мортазин, ул исә шуңа кадәр “Татарстан яшьләре”, “Ватаным Татарстан” газеталары, “Аргамак” журналы редакцияләрендә, “Татарстан” радиосында төрле вазифаларда хезмәт итеп, иҗат тәҗрибәсе туплап килгән була. “Шәһри Казан” газетасының 5 нче баш мөхәррире тиздән билгеле булачак дип хәбәр итте "Татар-информ".

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Иске кара урман
Мөселман баласы
Коръән укысам. Габдулла Тукай