Шәһри Болгар Чуашстанга кайтты

Чуашстанда "Кара пулат" мәчете ачылды.

БӘЙЛЕ
2012 Июн 04
Шәһри Болгар мирасы Чуашстанга күчә бара. 3 июньдә Чуашстанның Урмай авылында "Кара пулат" мәчете ачылды. Мәчетне ачу тантанасы Чуашстан, Пенза, Мордовия, Татарстан өчен зур вакыйга булып тарихка кереп калды.

Мәчет Болгардагы Кара пулат бинасы һәм Кече манара күчермәсе буенча салынды. Билгеле булганча, Болгар шәһәрендә казый йорты булган Кара Пулат һәм Болгар җыены вакытында тәүбә мәрәсиме узган Кечк манара бар. Урмай авылында өченме шул ике бинаның синтезы булып тора. Ягъни мәчет коплексында Кара пулат та, Кече манара да бар.

Мәчет ачылышында Чуашстан һәм Мәскәү мөфтие, Баш мөфтинең беренче урынбасары, Русиянең иҗтимагый Палатасы вәкиле Әлбир Крганов, Пенза мөфтие Әделша Юнкин, Мордовия мөфтие Зәки Айзатуллин, Татарстан президентының дини оешмалар белән элемтәләр идарәсе башлыгы Марат Гатин, татар конгрессы рәисе Ринат Закиров, мәхәллә системасы идеологы Илдус Әмирхан һәм башкалар катнашты. Мәчет ачылу тантанасын Чуашстан татарларының мәдәни лидеры, "Урмай моңы", "Арт-мәдхия" проектлары авторы Фәрит Гибатдинов алып барды.

Чуашстанда "Кара пулат" мәчетеннән кала, Шыгырдан авылында Болгардагы Җәмигъ мәчете проекты буенча 2010 елда "Өч сәхәбә" мәчете ачылды. "Кара пулат" мәчете төзелешенә Татарстан президенты да акча бүлеп бирде.

Гомумән, Чуашстан татарлары өчен мәчет ачу зур бәйрәмгә әверелә. Чөнки биредәге халык мәчетләрне үзе төзи. Аннан мәчет халык өчен гыйбадәт йорты гына булып тормый, анда мәдәни, уку-укыту эшләре гөрләп бара. Соңгы елларда Чуашстанда мәхәллә системасы формалаша башлады: мәчетләрдә иҗтимагый советлар оешты, документ рәвешендә ясалган никах, исем кушу таныклыклары бирелә башлады. Чуашстанда мөфти Әлбир Крганов татарларның иң югары лидеры санала.

Александр Долгов

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе