Бүген “Ярдәм” мәчетендә белем алучы үсмер кызлар, ханымнар һәм әфәнделәр хикмәтле бер кичә уздырды. Һәрберсе үзләренең теләк-моңнарын җиткерде.
Равия Рамазанова белән Кадрия Ходайгулова Башкортстанның Кушнаренко районыннан Казанга килгәннәр. Аларга кушылып, Сәкинә Садыйкова татар халык җырын башкардылар. Равия ханым үзе язган шигырен дә укыды. Хәлимә Лотфуллина Башкортстанның Ишимбай каласыннан. Ул мәктәптә немец теле дәресләрен укыткан, директор да булган. “Дуслык” ордены белән дә бүләкләнгән. Ул үзенә генә хас моңы белән халык көйләрен җиткерде.
Суфия Вафина, Нәкыя Галимбәкова, Фәнилә Гыйльмуллина, Рәсимә Ишмөхәммәтева, Хәдичә Әмирова, Аня Красовская, Линда Габдрахманова, Фатыйма һәм Макка Исламовалар. Гыйлем алырга килгән бу күрмәүчеләр әдәп-әхлак, Брайль системасы белән Коръәнне белү буенча үз осталыкларын күрсәттеләр.
Аларның һәрберсе “Ярдәм” мәчете имам-хатибы Илдар хәзрәт Баязитовка, Тернәкләндерү үзәге директоры Мәликә ханым Гыйльметдиновага бик рәхмәтле иде. Алар мөгаллимәләре Роза ханым Мортазинага, Суфия Воровьевага да чиксез рәхмәтләрен белдерделәр.
Бу кичәне Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да, аның ярдәмчеләре дә, шулай ук “Ярдәм” мәчетенә кунакка килгән танылган спортчы Марат Сафин да хозурланып карадылар һәм күргәннәреннән канәгатьләнүләрен белдерделәр.
Әлмира ҺӘДИЯ, җәмәгать эшлеклесе

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
ЗӘЙД ӘЛ-ХӘЙР
Икрима Ибн Әбү Җәһил
Илдар Баязитов феномены: дин, җәмгыять һәм әдәбият тоташкан урында