Әлеге кичәне мәчетнең Тернәкләндерү үзәге җитәкчесе Мәликә ханым Гыйльметдинова ачып җибәрде. Бәйрәм мәҗлесен мөгаллимә Роза ханым Мортазина белән Пермь өлкәсенең Чайковск каласыннан килгән Гөлсинә ханым Фәсхетдинова алып барды.
Ризыклар белән тулы ашханәнең зур залының бер ягында начар күрүче һәм күрмәүче ир затлары утырган. Ә каршы яктагы табыннар янында хатын-кызлар җәмәгате урын алган. Алар кайлардан килгәннәр соң? Башкортстан районнарыннан, Татарстан төбәкләреннән, Алабугадан, башкалабыз Казаннан, Пермьнән, Ижау, Оренбург, Иркутск калаларыннан, Дагыстан, Чечнядан килгәннәр.
Бу кичәдә башта Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с. г. в.) хакында сөйләнде, аның үрнәк, кешелекле сыйфатлары, холкы, юмартлыгы турында тәфсилләп аңлатылды. Рамил хәзрәт Ибраһимов һәр җанга үтемле вәгазен җиткерде. Әфәнделәр Пәйгамбәребезгә салават әйтте. Хатын-кыз җәмәгате дә иптәшләренә мөнәҗәтләрен ирештерде. Буадан килгән шагыйрә Лилия Сәлахетдинова залдагыларга үзенең шигырьләрен сөйләде. Белдерәсе сүзләре, фикерләре булганнар үз теләкләрен, рәхмәтләрен әйттеләр. Мин үзем дә өч мөгаллимәгә Коръән китаплары алып килгән идем. Изге теләкләремне белдереп, аларны Роза ханымга, Суфия Воровьевага, Ләйлә Җиһаншинага рәхмәт хисләремне әйтеп тапшырдым.
Килүчеләрнең барысы да "Ярдәм” мәчетенең имам-хатибы Илдар хәзрәт Баязитовка, Тернәкләндерү үзәге җитәкчесе Мәликә ханым Гыйльметдиновага олуг рәхмәтләрен әйттеләр.
Әйе, Казандагы Тернәкләндерү үзәге бар дөньяга үрнәк булып тора. Әнә, хәтта Бельгиядән Гыймран исемле 10 яшьлек бала Брайль системасында Коръән укырга өйрәнү нияте белән килгән.
Биредә беренче генә килүчеләр дә, инде икенче, өченче тапкыр килүчеләр дә бар. Аларга биредә төрле чаралар үткәрелә, театрга, музейга баралар, күренекле мәгърифәтчеләр белән очрашалар.
Бирегә килгән күрмәүчеләр бер ай вакыт эчендә Коръән укырга өйрәнә, рухи тәрбия ала.
Мәүлет бәйрәмендә күрмәүчеләргә бүләкләр дә тапшырылды.
Кешенең әхлакый һәм рухи кадере бетеп барган бу заманда, мондый күркәм гамәл, батырлык кылды "Ярдәм” мәчете – Тернәкләндерү үзәге әһелләре.
Әлмира ҺӘДИЯ

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Коръән укысам. Габдулла Тукай
Кабердә дә файдасы зур булачак
Кызыл ромашка