Россия ислам институтында чыгарылыш тантанасы үткәрелде. Теология, лингвистика, ислам икътисады, шәригать фәннәре юнәлешендә гыйлем туплаган 120 шәкерткә диплом тапшырылды. Уку йортында үткәрелгән диплом тапшыру тантанасында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, институт ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин, Татарстан Президентының Дини оешмалар белән эшләү идарәсе җитәкчесе Илнур Гатауллин, уку йорты мөгаллимнәре, шәкертләр катнашты.
Камил хәзрәт яшь белгечләрне ихластан котлады һәм бүгенге көндә гыйлемле дин әһелләренең бик тә кирәк булуына игътибар юнәлтте. "Узган ел 130 мәчеттә имам юк иде. Бүгенге көндә бу сан кимеде, шулай да әле 60 мәчеткә имам кирәк. Гыйлемле дин әһелләре булуы бик мөһим һәм алар безгә бик кирәк. Шуны да әйтергә кирәк, республикада ислам үсеш ала һәм моңар вуз да үз өлешен кертә килә", - диде ул.
Рәфыйк әфәнде, үз чиратында, шулай ук шәкертләрне диплом алулары белән тәбрикләде. "Бездә укып гыйлем тупладыгыз, хәзер шул гыйлемне тормышта кулланырга кирәк. Сез күпләргә үрнәк булырсыз дип ышанабыз", - диде ул.
Чыганак: Диния нәзарәте матбугат хезмәте

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык