Петербурда берничә йөз мөселман тоткарланды

Русия иминлек көчләре Петербурда яшерен радикаль ислам төркеме төзүдә шикләнелгән 300 кешене тоткарлавын белдерә.

БӘЙЛЕ
2013 Фев 09
Россия иминлек көчләре Петербурда яшерен радикаль ислам төркеме төзүдә шикләнелгән 300 кешене тоткарлавын белдерә. Башка чыганаклар әйтүенчә, тоткарланганнар күбрәк.

Россия иминлек көчләре Петербурның "Апраксин двор" сәүдә үзәгендә берничә йөз кешене тоткарлады. ФСБ 300-ләп мөселманны тоткарлавын белдерсә, кайбер чыганаклар хәтта 700 кешенең тоткарлануын хәбәр итә. ФСБның Петербур шәһәре һәм Ленинград өлкәсе бүлеге матбугат хезмәте башлыгы Дмитрий Кочетков әйтүенчә, радикаль дини төркемгә каршы оештырылган чарада тоткарланганнарның 250 ләбе шәһәр полициясенең экстремизмга каршы үзәгенә, егермеләп мөселман Тикшерү комитетына ябылган.

ФСБ өлкәдә яшерен рәвештә эш итүче радикаль төркем оештырылган, дип белдерә. Бу төркемгә бәйле дип шикләнелгәннәрне тоткарлаулар, төрле тентүләр әле таңга кадәра кадәр дәвам итәргә мөмкин.

Сәүдә үзәгенә килгән берничә йөз иминлек хезмәткәре Петербур таҗиклары җәмгыяте башлыгы Абдурахман Акилов җитәкчелегендәге мәчеткә намаз вакытында бәреп кереп мөселманнарны автозакларга төяп алып киткән.

Тикшерү комитеты 205 нче һәм 282 нче маддәләр нигезендә, "җәмәгатьчелек алдында террор гамәлләренә чакыру яки террор гамәлләрен аклау" һәм "нәфрәт яки дошманлык уяту, шулай ук кешелек дәрәҗәсен мыскыллау" гаепләүләре белән җинаять эшләре ачкан.

Фонтанка.ру хәбәр итүченчә, тоткарлаулар турында карар ФСБ һәм Тикшерү комитетында чыгарылган һәм иминлек көчләре кичкә таба сәүдә үзәгенә бәреп кергән. ФСБ ның үз хезмәткәрләре генә җитмәү сәбәпле, аларга ярдәмгә эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре дә чакырылган.

Мөселманнарны яшерен рәвештә экстремистик басмалар чыгарып таратуда, Мисырда "Гарәп язы" инкыйлабы нәтиҗәсендә хакимияткә килгән "Мөселман кардәшләр" фиркасе белән бәйләнешләрдә торуда, читтән килгән мөселман җитәкчеләренең Россиядә ярамаган вәгазьләрләрен оештыруда гаеплиләр.

Россия тикшерү комитетының Петербур бүлеге белдерүенчә, тоткарланганнарның берсе – чыгышы белән Кабарда-Балкар республикасыннан булган 24 яшьлек Мурат Сабашев интернетта экстремистик язмалар һәм террор гамәлләрен сурәтләүче видеолар таратуда шикләнелә.

Чыганак: "Азатлык.орг"

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе