Аның максаты – имамнарның белемен күтәрү, семинарлар оештыру, командабыз белән бергәләп мөфтиятнең эшчәнлеген тикшерү, сәясәтен билгеләү, киләчәккә планнар кору. Курсларга Неверкино, Пенза, Городищенский, Каменский, Спасский, Шемышейский, Пензенский районнарыннан имамнар җыелды. Безнең имамнар халык белән актив эшлиләр. Шуңа аларның белемен гел күтәреп торырга кирәк. Чөнки җәмгыять үзгәрә, шуның белән таләпләр дә үзгәрә, яңалыклар барлыкка килә. Имамнар заман белән бергә атларга тиеш. Ул үзгәрешләр үз өлешләрен кертергә, тормыш арбасыннан төшеп калмаска тиешләр.
- Имамнарны дүрт мөгаллим укытты. Үзем дә лекция үткәрдем. Дини идарәбезнең Пензадагы мәктәбе директоры Рәшит Якупов, мәктәп укытучысы Мираҗетдин Исоев дәресләр бирде. Мордовия мөфтиятеннән Рәис Янгличев кунак булып килде. Ислам турында фильмнар күрсәттек. Аннары Казан белән Пенза арасында телеконференция (телемост) үткәрдек. Безнең өчен Казан – татарның дини, сәяси, иҗтимагый башкаласы. Казан имамнары белән фикер алыштык, киңәшләштек, проблемалар һәм хезмәттәшлек турында сөйләштек. Татарстаннан ягыннан кардәшебез, милләт җанлы Кабан арты мәчете имам-хатыйбы Сәедҗәгъфәр Лотфуллин һәм мәчет имамы Нурислам хәзрәт катнашты. Без Исхак Лотфуллин җитәкләгән 1000 еллык мәдрәсәдә укыдык, алар белән элемтәләребез нык. Әлеге телемост үзе бер яңалык булып тора. Дин әһелләре бу прогресслардан артта калырга тиеш түгел. Чөнки Ислам дине – хәрәкәт, фән, үсеш, акыл дине -, диде мөфти Зәбиров.
Пенза өлкәсендә Үзәк Диния нәзарәтенә караган мөфтият һәм ахунлык, Мөтфиләр шурасына бәйле булган мөфтият, бер мәхәлләсе дә булмаган РАИС мөфтияте һәм бәйсез бердәм дини идарә эшли. Пензада барлыгы 5 дини оешма бар.
Тимер Сәгыйтов