 
Динеңдә ихласлы бул, аз гамәлең дә синең өчен җитәрлек булыр.
Хәдис
Без аның белән узган гасырның сиксәненче елларыннан бирле танышбыз, аралашып яшибез. Алай дигәннән, Татарстаныбыз язмышы хакында уйлана башлауның көчәйгән вакытыннан бирле без бергәлектәдер.
Мөстәкыйльлек алабыз, дип өметләнеп йөргәндә дә фикердәшләр идек. Инде бераз сулышыбыз иркенәя башлагач, халык, динебез язмышы, киләчәгебез хакында уйлануларда да Нәкыя ханым белән бергәлектә булдык.
Дини сабак алу мөмкинлеге ачылды, Аллага шөкер. Мәдрәсәләргә юнәлдек. Мәчетләр каршында да дини гыйлем алу ихтималы барлыкка килде. Рәшидә абыстай “Мәрҗани” мәчетендә дә, “Нурулла”да да намаз уку тәртипләрен, динебез нигезләрен укыта башлады. Мөршидә абыстай да шәкертләргә белем бирү эшләре белән мәшгуль булды.
Күпләребез укуга бирелде, Аллага шөкер.
Менә шул көннәрдән бергә булган дин кардәшебез Нәкыя абыстай Хафизовага 80 яшь тулу уңаеннан “Ярдәм” мәчетендә бәйрәм кичәсе үткәрелде. Нәкыя абыстай халкыбызның борынгыдан килә торган киемнәрен киләсе буыннарга тапшыруы белән дә безгә аеруча кадерле. Бу юнәлештә аның исеме “Юнеско”да теркәлгән. Татар киеме аңа аеруча кадерле.
Яшьлектәге гомерендә ул нәрсәләр эшләгән дисезме? Югары уку йортларын тәмамлап, икътисадчы, өлкән бухгалтер йөнәрләре алган, ябык предприятиеләрдә дә эшләгән. Гомумән, игелекле хезмәттә үткән аның гомере. Бик хикмәтле ике ул үстергән алар, оныклары да шундыйлардан.
Бәйрәм кичәсенә Кукмара районыннан һәм башка төбәкләрдән дә килгәннәр иде Нәкыя абыстайны котларга. Бирегә килүчеләр шундый мәҗлес ясаган өчен “Ярдәм” мәчете хезмәткәрләренә олуг рәхмәтләрен әйттеләр. Без дә мираси җәүһәрләр сагында торучы Нәкыя абыстайга хәерле гомерләр, ныклы сәламәтлек, бәхет-шатлык теләп калдык.
Әлмира ҺӘДИЯ, җәмәгать эшлеклесе


 Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк». КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы. Ул тиле түгел!..
Ул тиле түгел!.. Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем" Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы Милләтара дуслык, Ватан теле
Милләтара дуслык, Ватан теле Тәкъвалык хакында
Тәкъвалык хакында Тәравих намазы
Тәравих намазы Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый? Хөсәен Фәезханов
Хөсәен Фәезханов Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы Рамазан ае - сабырлык ае
Рамазан ае - сабырлык ае Дуслар
Дуслар Килен - кайнана
Килен - кайнана Рухи чисталык
Рухи чисталык