Чара интеллектуаль уен форматында үтте. 8-11 кешедән торган төркемнәр, берсеннән-берсе кызыклы викторина-ярышларда катнашып, үзләренең акыл көчләрен дә, иҗади осталыкларын да сыный алды. Жюри яшьләрнең дөрес җавапларын гына түгел, төркемдә эшли белүләрен дә, креативлыкка осталыкларын да, логикаларын да бәяләде.
Нәтиҗәдә "Алдынгы мөселман яшьләре” төркеме җиңү яулады. Калган ике төркем нибары бер һәм өч баллга калышып, 2-3нче урыннарны алды. "Иман йорты" оештыручылары җиңүче төркемгә һәм иң акыллы катнашучыларга бүләкләр тапшырды. Айнур Әхмәтшин яшьләргә киләчәктә дә уңышлар теләде, интеллектуаль яктан үсешкә омтылырга чакырды.
Очрашудан соң яшьләр киләсе чараларда катнашырга килешеп таралды. Алар исә "Рәйхан” кафесында гына түгел, "Ярдәм” мәчетендә дә даими уздырыла.
"Ярдәм" мәчете матбугат хезмәте

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
ЗӘЙД ӘЛ-ХӘЙР
Икрима Ибн Әбү Җәһил
Илдар Баязитов феномены: дин, җәмгыять һәм әдәбият тоташкан урында