Өлкәннәр көне уңаеннан, Казандагы “Мәрҗани” мәчетендә төрле елларда олы хезмәт куйган хәзрәтләрне, абыстай һәм мөгаллим-мөгаллимәләрне чәй табынына җыйдылар.
Казан мөселманнары имам-мөхтәсибе, “Мәрҗани” ммәчете имам-хатибы Мансур хәзрәт Җәләлетдин олы рәхмәт хисләре белән барысын да котлады һәм хәерле сәламәтлекләр теләде.
Мансур хәзрәт “Мәрҗани” мәчетенең тарихын тәфсилләп аңлатты. Иске каралтылар турында да, бүгенге яңартылганнары хакында да искә төшереп узды ул. Остазлар исә үзләре укыткан шәкертләрне хәтерләрендә яңарттылар.
Әйе, “Мәрҗани” мәчетендәге чәй табыны күпләрнең хатирәсен яңартты.
Биредә озак еллар укыткан Нуркамал абыстай Миңнебаева, Сәлимә абыстай Миңнебанат, Разия Закирова, Мөнир хәзрәт күп истәлекләрен замандашларына җиткерделәр. Мөнир хәзрәт бүгенге көндә Иске Татар бистәсе зиратында хезмәт күрсәтә. Ул әлеге зиратта иллеләп хәзрәтнең каберен карарга тиешлегебезгә игътибарны юнәлтте. Бик авыр, фаҗигале елларда да сакланып калган бердәнбер мәчетнең элекке имамнары Әхмәтзәки хәзрәт, Габделхәбир хәзрәт, Габделхак хәзрәт Саматовны искә төшердек, алар рухына багышлап дога кылдык.
Бу мәчеткә кунакка килүчеләргә күчтәнәчләр дә бүләк иттеләр. Әйе, изгелек, бер-беребезгә олы хөрмәт һәм мәрхәмәт мәңгелек булса иде!
Әлмира ҺӘДИЯ, җәмәгать эшлеклесе

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Иске кара урман
Мөселман баласы
Коръән укысам. Габдулла Тукай