Грозный үзәгендә Мөхәммәд Пәйгамбәргә карикатуралар ясауга каршы митинг узды. Чечня хакимияте чарада ярты миллион чамасы кеше катнашачагына ышана.
Митинг башланганда, Чечня башлыгы Рамзан Кадыйров: “Россия мөселманнары илдәге вазгыятьне киеренке итүгә үзләрен файдалануга юл куймаячак, - дип белдерде. - Без һәрвакыт Россиянең ышанычлы саклаучылары идек һәм бүген дә Ватаныбызның теләсә нинди дошманына каршы тора алабыз”, - диде.
Узган атнада Кадыйров, «Charlie Hebdo» журналы хокукларын яклаучыларны үзенең шәхси дошманнары, алар 1,5 млрд. мөселманның дини хисләрен кимсетә, дип игълан итте.
Митинг маршруты “Минутка” мәйданыннан алып Әхмәт Кадыйров исемендәге “Чечня йөрәге” мәчетенә кадәр дәвам итеп, анда күмәк намаз укылачак.
“Ислам террорчылыкка каршы” митингы шимбә Ингушетиядә узды. Рәсми мәгълүматларга караганда, анда 20 мең чамасы кеше катнашкан. Мөхәммәд Пәйгамбәргә карикатуралар ясауга каршы акцияләр Африка илләрендә, аерым алганда, Мавритания, Алжир, Мали, Сенегалда узды. Нигерда каршылыклар вакытында 7 христиан чиркәвенә ут төртелгән.
Искәртеп үтик: "Ислам дәүләте" лидерына карикатура бастырганнан соң 1 сәгать үткәч, быел 7 гыйнварда Парижда «Charlie Hebdo» журналы редакциясенә һөҗүм ясалган иде, нәтиҗәдә, 12 кеше атып үтерелгән һәм җинаять урыныннан качкан. Берничә көннән, ике махсус операциядән соң, һөҗүм итүчеләрнең өчесе атып үтерелгән.
Париждагы вакыйга уңаеннан, РФ Президенты кайгы уртаклашты, ТР мөфтие үз фикерләрен белдерде дип хәбәр итте "Татар-информ".

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Татар-мөселман ир-ат исемнәре. Тулы исемлек.
Иске кара урман
Мөселман баласы