
Аллага шөкер, “Ярдәм” мәчетен халкыбыз бик ярата. Шатлыкларын күбәйтешергә, борчуларын җиңеләйтергә, кайгы-хәсрәтләрен басарга да киләләр бирегә.
20 гыйнварда шагыйрә Лилия Сәлахетдинованың быел “Зур Казан” типографиясендә басылып чыккан “Ярдәм” дип аталучы шигырьләр җыентыгын тәкъдим итү кичәсенә хәтсез кеше килгән иде. Татарстан Дәүләт Советы депутаты, халык шагыйре Разил Вәлиев, Татарстан мөфтие урынбасарлары Рөстәм хәзрәт Батров, Илдар хәзрәт Баязитов, Казан мөселманнары имам-мөхтәсибе Мансур хәзрәт Җәләлетдин, Буа районы һәм шәһәре имам-мөхтәсибе Илмир хәзрәт Хәсәнов, башкала мэриясе, киң җәмәгатьчелек вәкилләренең мәчеткә милүе шатлык өстенә шатлык булды.
Шагыйрә Лилиянең уннан артык шигыренә җырлар иҗат ителгән. Җырчылар аларны халыкка бүләк итте. Ә мине шәхсән Лилиянең “Татар - гомере буе ат белән” дигән шигыре әсир итте.
Ат сөймәгән кеше була микән?
Татар – гомере буе ат белән.
Яуларны да ул ат белән җиңгән,
Кәләш алган барып, ат белән.
Ат – татарны ашлы иткән хайван,
Бергә күпме юллар үтелгән.
Ир канатсыз булган, ат булмаса.
Ат сабыр ул, тугры һәм күндәм.
Сабантуйда атлар иң данлыклы,
Кышын атлар чаналар җиккән.
Татар! Онытма, татарлыгың синең -
Исән булыр тел һәм ат белән!
Лилиянең шигъри бу юллары – тарихка, милләттәшләребезгә дәшә. Татар беркайчан да атсыз яшәмәгән. Бу юлларны язганда мине Европага ыргылган, уктай атылган тулпар тояклы атларыбызның тояклары озата бара шикелле.
Атлар – безнең тарихи мирасыбыз, милләтем дә, атлар да тынычлыкта, иминлектә яшәсәк иде.
Бу шигырьне укыганда, Лилия утырган бишеккә карыйм да, ул җиһан сәхнәсеннән бар халыкны тынычлыкка, яшәвебезнең кадерен белергә чакыра, дип уйлыйм.
Күпләр, бик күпләр үзләренең фикерләрен әйтеп, Лилия өчен сөенеп чыгыш ясады. Алар китап авторына үзләренең чиксез рәхмәт хисләрен белдерделәр.
Мәңге шулай булса иде. Шулай булыр, иншә Аллаһ, чөнки аның алыштыргысыз имамы, реформаторы Илдар хәзрәт Баязитов бит! Ә Илдар хәзрәтнең шәфкатьле җанының җылылыгын барыбызга өләшергә дә көче җитә. Бу китапны басмаханәдә бастырып чыгаруы өчен Илдар хәзрәткә һәм Казан мэры Илсур Метшинга барыбыз да рәхмәтләребезне белдердек.
Әлмира ҺӘДИЯ, җәмәгать эшлеклесе