“Ярдәм” мәчетендә бүген күрмәүчеләр төркеменең айлык курслары төгәлләнде. Татарстан, Башкортстан, Чеченстан, Ингушетия һәм башка төбәкләрдән килгән күп кенә шәкертләр биредә тырышып укыдылар, гыйлем алдылар, бармак битләре белән нокталарны танып, Коръән укырга өйрәнделәр.
Алар монда имтихан да тапшырдылар, сорауларга җаваплар да бирделәр.
Аларны Суфия ханым Воровьева белән Роза Мортазина һәм күрмәүче ике ир-ат – Идрис Хәйретдинов белән Мөхәммәтәмин Закиров укытты. Биредә гыйлем алучылар Әлмәттән килгән дин кардәшләр алдында да үзләренең белгәннәрен уртаклаштылар. Әлеге мөгаллимәләр күрмәүчеләрне “яңадан тудырдылар” шикелле.
Алар бүген шатланып, тагын да ихласланып, туган якларына юнәлделәр. Китәр алдыннан мәчетнең имам-хатибы Илдар хәзрәт Баязитовка, Тернәкләндерү үзәге директоры Мәликә ханым Гыйльметдиновага, барлык хезмәткәрләргә дә олуг рәхмәтләрен белдерделәр.
Бүген, ягъни алар киткәч, мөгаллимәләр шәкертләрне юксына да башладылар. Без аларның һәммәсенә хәерле гомерләр, мәрхәмәтле гамәлләр теләп калдык.
Әлмира ҺӘДИЯ, җәмәгать эшлеклесе, «Ярдәм” мәчете

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Татар-мөселман ир-ат исемнәре. Тулы исемлек.
Иске кара урман
Мөселман баласы