Рамазан ае тәмамлану уңаеннан, «Ярдәм» мәчете имам-хатибы Илдар хәзрәт Баязитов Мәскәү, Чувашия мөфтие Әлбир хәзрәт Кргановтан Котлау хаты алды. Анда мондый юллар язылган иде:
“Хөрмәтле Илдар хәзрәт!
Сезне ихлас йөрәктән Рамазан аеның тәмамлануы белән тәбрик итәм.
Фарыз уразасы төгәлләнү белән бәйле булган бу озак көтеп алган бәйрәм һәр мөселманга рухи һәм әхлакый чисталык алып килә. Раббыбыз безнең догаларыбызны кабул кылсын, Үзенең безгә рәхмәтен салсын, иманыбызны ныгытсын һәм безгә киләсе Рамазан аен да шулай ук тынычлыкта, сәламәт килеш үткәрү насыйп булсын дип дога кылам. Мәрхәмәтле һәм рәхим-шәфкатьле Аллаһ безне гөнаһлардан сакласын, хәләлгә якынайтсын, хаклыкны, иманның хакыйкый мәгънәсен аңлауга ирештерсен, тормыш көчебезне арттырсын, аны ислам, кадерле Ватаныбыз файдасына игелекле гамәлләр кылуга юнәлдерсен.
Сезгә һәм якыннарыгызга тынычлык, иминлек һәм рухи яктылык теләп калам.”

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Коръән укысам. Габдулла Тукай
Кабердә дә файдасы зур булачак
Кызыл ромашка