«Кызыл Йолдыз” орденлы Гали ага

Ул һәркәнне диярлек безнең “Ярдәм” мәчетенә өйлә намазын укырга килә.

БӘЙЛЕ
2014 Мар 25
Ул һәркәнне диярлек безнең "Ярдәм” мәчетенә өйлә намазын укырга килә. Кечерәк гәүдәле, ипләп кенә сөйләшүче Гали ага Гарифуллин мәчеткә фронтта катнашып алган орден билгеләрен киеп килергә дә онытмый.

Беркөнне мин аның белән танышырга уйладым. Хәтере инде начарайган булса да, шактый гыйбрәтле хәлләр турында сөйләде ул.

1920 елның 22 маенда Кукмара районының Сабанчы авылында бишенче ир бала булып туган Гали Гарифуллинга тормышның шактый бормалы юлларын, гыйбрәтле сукмакларыннан узарга туры килә. Алар биш ир бала булып якты дөньяга килә. Галинең өч абыйсы яу кырында ятып кала. Менә инде аларга да чират җитә. Кукмара хәрби комиссариатыннан аны фронтка җибәрәләр. Немецлар бу вакытта Смоленск янына килеп җиткән була. Әлеге кала янында фашист очкычлары аларның поездын утка тота. Күп солдатлар яу кырына барып җитә алмыйча, юлда һәлак була. Аларны Смоленск урманына төшереп, шунда тупларга мәҗбүр булалар.
 
"Без резервта торучы полк идек. Кайда төп һөҗүмне оештырырга кирәк, безне шунда җибәрделәр. Сталинград фронтында да, Курск дугасында да сугыштык. Иң истә калганнары менә шушы ике фронт инде. Артиллерист – разведчик идем. Курскида сугышканда "Кызыл Йолдыз” орденын бирделәр. Мин анда яраландым. Тик фашистларны тоткарладык без анда, үзебез аша уздырмадык. Мин барысы ике тапкыр яраландым, бер мәртәбә контузия алдым. Өченче дәрәҗә "Дан” орденына лаек булдым”,-дип сөйләде Гали ага үзенең фронттагы каһарманлыкларын. Дөрес, күп вакыйгалар исеннән чыккан инде аның.
 
Шулай да икенче төркем инвалид булып, исән-имин туган якларга кайту насыйп була аңа. "Без бит ачлы-туклы сугыштык. Кайвакытта хәтта бөтенләй ашамаган көннәр дә булды. Һәр шәһәрне алган саен Сталин боерыгы белән безгә Рәхмәт хаты бирделәр. Сталин булмаса, без җиңелә идек. Сталин күп кешене үтертте, диләр. Әле җанын кыясы кешеләр күп калган булган. Әнә, Власов ничә Армияне алып чыгып, немецларга тапшырды. Без: "За Сталина”,- дип сугыштык. Сталинның абруен Хрущев кенә төшерде. Сталин булмаса, Гитлер безне таптап керә иде ул. Сталин күп калалар торгызды”,-дип сөйләде Гали ага.
 
Бервакытны чолганышта кала аларның полкы. Сугыша-сугыша, көч-хәл белән чолганыштан чыга алар.
Сугыш тәмамлангач, Гали Гарифуллин туган авылына кире кайта. Әнисен күрәсе килә аның. Аннары ул Казанга килеп, 7 нче заводка слесарь-җыючы булып эшкә керә, бер йорт сатып ала. Ул йортны сүткәч, өч бүлмәле хрущевка бирәләр. Хәзер дә хәләл җефете Мәрьям һәм кызы Алсу белән шунда яши ул. Гали абыйның бер улы Чаллыда архитектор булып, икенчесе - Казанның 12 нче хастаханәсендә табиб.

Ә намазларны Гали ага күптән укый икән инде. "Мәчеткә килеп, намаз укып кайткач, күңелләр рәхәтләнеп китә инде. Андый рәхәтлекне бер нәрсә белән дә чагыштырып булмый”,-ди Гали ага Гарифуллин хикмәтле елмаеп.
 
Хатыйп ГӘРӘЙ

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе