Васильево бистәсендәге карт наратлар шавы әллә нишләтә күңелне! Төркем-төркем балаларның спортның төрле төрләре белән шөгыльләнергә китеп барышлары. Аларның шатлык-сөенечләре урман шаулавына кушылып, тирә-якны тагын да ямьләндереп җибәрде.
Биредә өлкән яшьтәгеләр – дәү әниләр дә күп иде. Күбесе оныклары белән килгәннәр. Күбесенең исеме татарча яңгырый. Тик оныклары дәү әниләре сүзен аңламый. Ни кызганыч!
Татарстан район-шәһәрләреннән балалар күпләп килгән иде. Лагерьдагыларга сәламәтләнү өчен дә шартлар тудырылган. Алар арасында хәтта Себер якларыннан килгәннәр дә бар.
Динар хәзрәт Нәфыйков Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсен тәмамлаган. Ул Төмән өлкәсенең төньягындагы Ямал ярымутравыннан килгән. Анда җәй бик кыска һәм салкын икән. Динар хәзрәт: “1970 елдан башлап, Ямалда нефть һәм газ чыгару башлангач, күп кенә яшь белгечләр килгән. Алар кыска вакытка дип килгәннәр дә, монда төпләнеп калганнар”,-дип сөйләде. Ямалда татарлар, башкорт, әзербайҗаннар пәйда була. Бу төбәкнең эре калаларында мәчетләр төзелә. Яшьләргә Коръән нигезләре өйрәтелә башлый. Андагы һәр мөселманга дин тотарга мөмкинлек бар. Динар хәзрәт 2011 елдан бирле Пангоды бистәсендәге “Вәкилә” мәчетендә имамлык кыла. Бу бистәдә 10 000 кеше яши икән. Балалар өчен мөселман лагерьлары эшли. Берничә баланы “Васильево» санаториясенә дә алып килгәннәр.
Балаларны бик хөрмәтле ханымнар карап йөртте. Шуларның берсе – Гөлсинә Муллаҗәләй кызы Фәрахетдинова. Ул Уфада Мәрьям Солтанова исемендәге Ислам институтында белем алган. Хәзерге вакытта Ноябрьск каласы мәчетендә кешеләрне укыта.
Аларның икенчесе – Тәнзилә Ильясова. Ул Ямал-ненец округындагы мәчеттә Аналар Советын җитәкли. Төмән шәһәре депутаты да ул. Без алар белән очрашып, әңгәмәләр кордык. Киләчәктә безнең “Мөслимә” иҗтимагый оешмасының бер бүлеген төзү фикеренә дә килдек. Аллаһы боерса, бергәләп эшләргә ният кылдык.
Казаннан кул сузымы җирдә, ягъни «Васильево» санаториясендә тормыш, шатлык яши. Ул безнең бергәлегебезгә, бердәмлегебезгә хезмәт итсен иде.
Әлмира ҺӘДИЯ, җәмәгать эшлеклесе

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Татар-мөселман ир-ат исемнәре. Тулы исемлек.
Иске кара урман
Мөселман баласы