Красноярскида 12 яшьлек кыз югалды

“Пресс-Лайн” мәгълүмат агентлыгыннан алынган хәбәрләргә караганда, кичә Красноярск өлкәсенең Богучан районындагы Гремучий бистәсендә...

БӘЙЛЕ
2013 Дек 17
"Пресс-Лайн” мәгълүмат агентлыгыннан алынган хәбәрләргә караганда, кичә Красноярск өлкәсенең Богучан районындагы Гремучий бистәсендә 12 яшьлек мәктәп укучысы югалды.


Бу хакта кызның әнисе полициягә хәбәр итте, ягъни ул кызның югалуы хакында гариза китерде. Кызны эзләү өчен полиция хезмәткәрләреннән, коткаручылар һәм волонтерлардан торган 10 төркем төзелде.


Хәзер алар якындагы урманны һәм Ангара елгасы ярларын тикшерә. Алена М. 16 декабрьдә мәктәпкә китә һәм суга төшкәндәй, юкка чыга. Аленаның иптәш кызы хәбәр итүенчә, юкка чыгар алдыннан ул аңа телефоннан шалтыраткан. Алар сөйләшкәндә телефонда бер ир кеше тавышы ишетелгән, ул Аленага исеме белән дәшеп, аны машинада өенә илтергә теләк белдергән. Шуннан соң Алена белән элемтә югалган.


"Тикшерү чаралары вакытында кызның туганнары бистәдән 2 чакрым ераклыкта учак эзләре күреп алалар. Анда баланыкы дип уйланылган тән калдыкларын һәм киеменең тимер өлешләрен таптылар”,-дип хәбәр иттеләр Красноярск өлкәсе Тикшерү комитетында.


Кыз баланы үтерүдә шикләнеп, аның 53 яшьлек күршесе кулга алынды. Аңа РФ УКсының "в» пунктының 105 нче маддәсе 2 нче өлеше буенча җинаять эше ачылды. Әлегә тикшерү эшләре дәвам итә.

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе