
Корбан бәйрәмен уздыруга әзерлек уңаеннан, кичә Чаллы имамнары җыелышы булды.
Имамнар килешкәнчә, Корбан гаете шәһәр мәчетләрендә 24 сентябрьдә иртәнге сәгать 6да бәйрәм вәгазеннән башланачак. Аннары гает намазы укыла, шуннан соң корбан чалу эшләре башлана.
Корбан чалулар 26 сентябрьнең ахшам намазына кадәр, ягъни кояш баеганчы дәвам итә. Шәһәрдә инде бишенче ел корбан чалу йоласы Сидоровка бистәсенең элеккеге ит комбаинаты янәшәсендә - үзәкләштерелгән мәйданчыкта башкарыла. Мәчетләр янында исә корбан чалу рөхсәт ителми. Корбан малын шундый мәйданчыкта сатып алырга мөмкин. Биредә корбанга сатылучы мал ветеринарлар тарафыннан тикшерү уза, ул тиешле көрлектә һәм кимчелекләрсез булырга тиеш. Халыкка корбан малын чалу һәм эшкәртү буенча хезмәт күрсәтелә. Имамнар җыелышта быел бер сарык малын чалу һәм эшкәртү хезмәтен 400 сум күләмендә билгеләде. Ягъни, бу эш акча алуга гына корылмаска, ә мал суючылар савапка да өмет итәргә тиеш. Һәр елны корбан малын чалу эшендә шәһәрнең “Ак мәчет”е шәкертләре дә актив катнашып килә. Алар аңа быел да әзерләнә. Шулай ук мәдрәсә ихтыяҗлары, авыру балалар, мохтаҗлар өчен корбан итен җыю оештырыла.
Корбан гаете көнендә һәр мәчеттә бәйрәм рухы хөкем сөрәчәк. Халыкны пылау, коймак белән сыйлау каралган. Балалар өчен уеннар, төрле бәйгеләр оештыру күздә тотыла.
Җыелышның икенче көн тәртибе буенча террорчылыкка каршы профилактика эше мәсьәләсе тикшерелде. Имамнар алдында шәһәр эчке эшләр идарәсенең террорчылыкка каршы көрәш бүлеге җитәкчесе Данир Гарипов чыгыш ясады, дип хәбәр итә ТҖ МДН.