Татарстан Сукырлары җәмгыятенең спорт залында бу көннәрдә балалар церебраль параличы белән авыручылар арасында өстәл теннисы бәйгесе булып узды. Анда өч дистәгә якын инвалид катнашты.
Коръәнгә күз салсак, бу изге китапның “Сыер” сүрәсенең 148 нче аятендә: “Яхшы эшләрдә ярышыгыз”,-дигән юллар, шулай ук Пәйгамбәребезнең (с. г. в.): “Балаларны атта йөрергә, суда йөзәргә, уктан атарга өйрәтегез”,-дигән хәдисе бар.
Шуларга нигезләнеп үтте спорт залындагы бу бәйге. Аның максаты авыруларның сәламәтлеген ныгытудан, инвалидлар арасында өстәл теннисын популярлаштырудан, шәһәр, республика беренчелегенә аларның командасын туплый башлаудан гыйбарәт иде.
Ике көн дәвамында барган ярышларда ир затлары арасында беренче урынны Радик Хәмидуллин яулады. Икенчедә – Фәрит Галиев, өченчедә – Александр Лещев.
Гүзәл затлар арасында исә беренчелекне Татьяна Николаева алды, икенче һәм өченче урыннарны исә Валентина Сальмина белән Светлана Мартынова үзара бүлеште.
“Ярдәм” Ислам милли хәйрия фонды оештырган уеннардан соң, анда катнашучыларга һәм җиңү яулаучыларга кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.
Киләсе уеннар дартс буенча булачак.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык