Х Халыкара мөселман киносы фестивале ачылышына бер айдан азрак вакыт калды. Казанның “Мир” кинотеатрында узган елгы фестиваль программасын исә журналистларга күрсәтү дәвам итә.
Фестивальне оештыручылар хәбәр иткәнчә, 13 август көнне кичке 6 да тамашачыларга “Хәлимә юлы” картинасы тәкъдим ителәчәк.
Хорват режиссеры Антон Остоич төшергән әлеге фильм тормыштагы вакыйгаларга нигезләнгән. Картина халыкара фестивальләрдә катнашып, 2013 елда 14 бүләккә ия була һәм “Оскар” премиясенә тәкъдим ителә.
Фильмның төп герое Хәлимәнең ирен һәм улын Сербия хәрбиләре Босниядә булган низаглар вакытында алып китә һәм атып үтерә. Сугыш тәмамланганнан соң, Хәлимә улы белән иренең мәетен эзләргә чыгып китә. Нәтиҗәдә, ул ирен туганнар каберлегенең берсеннән табып ала. Ә яшүсмер малайны, үз баласы булмау сәбәпле, таба алмый һәм ДНК буенча малайны табу өчен яшүсмернең үз әнисен эзләп, Хәлимә юлга чыга...
Чыганак: "Татар-информ"

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Бир, Раббым, иман нурлары.
Иманга кайту.
Тәкәбберлек!