Бу дин – какшамас дин, анда йомшаклык белән мөгамәлә кылыгыз.
Хәдис
Халыкларыбызның күңелен кузгатып, игелек-изгелек өстәп, быелгы Корбан бәйрәме бигрәк күңелле һәм дустанә узды. Күп кенә дин кардәшләребез, милләттәшләребез корбан чалды, мәҗлес үткәрде. Корбан чала алмаучыларга да корбан итеннән өлеш чыкты.
Аллага шөкер, Казандагы безнең “Ярдәм” мәчете хезмәткәрләре дә күп игелек кылды, юксылларның күңелен күрде. Казан шәһәре күрмәүчеләрен җыеп, ак чатырда аларны бәйрәм ашы белән сыйлады. Бу мәҗлескә хезмәт ветераннары да, инвалидлар да чакырылды.
Тагын шуны аерым әйтәсем килә: әлеге мәҗлескә ак әбиләребезне дә, бабайларыбызны да чакырдык. Алар өчен осталары тарафыннан мөнәҗәтләр башкарылды.
“Ярдәм” мәчетендә белем алучы күрмәүчеләргә исә аерым игътибар булды. Тагын шунысы хөрмәткә лаек: Өлкәннәр көне уңаеннан, мәчетебезгә җыелган дин кардәшләребезнең күбесе күңелгә аеруча якын иде. Аларның шатлык илә юаныр, сыйланыр урыны “Ярдәм” мәчете булды. Аларга корбан итен бүләк итүләре аеруча куанычлы һәм сөенечле иде. Киләсе елларда да шулай бергә-бергә, бергәлектә сөенешеп яшәргә насыйп булса иде, Раббым!
Әлмира ҺӘДИЯ, җәмәгать эшлеклесе, “Ярдәм” мәчете

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Иске кара урман
Мөселман баласы
Коръән укысам. Габдулла Тукай