Кичә, ягъни 23 декабрьдә, Татарстан башкаласында 1200000 нче бала туды, дип хәбәр ителә Казан мэриясе порталында.
Шәһәребез мэры Илсур Метшинның сүзләренчә, Казан халкы үсешен белдерүче күрсәтмә ел саен яңа рекорд куя.
“Казанның 1200000 нче кешесе дөньяга килде. Бу – кыз бала, гаиләдә икенче нарасый. Бу - барыбыз өчен дә зур вакыйга, әйбәт күрсәткеч, чөнки без халык белән бергәләп үсәбез. Берәүгә дә сер түгел, узган гасырның 90 нчы елларында Казан халкының саны кими башлагач, Татарстан башкаласы миллионлы кала статусын югалтырмы икәнни дигән куркыныч бар иде. Соңгы 5 елда гына да Казан халкы 65 мең кешегә арткач, шәһәребезнең күчеп килүчеләр өчен уңайлы булуы ачыкланды. Бу – җитди сан, хәзер безгә балалар бакчасын да, мәктәпләрне һәм яшәү өчен яңа торакларны да күбрәк төзисе була”,-дип ассызыклады Казан мэры.
Чыганак: “Татар-информ”

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык