«Казан нуры»нда – Мәүлид кичәсе

Халык телендә Мәүлид ае дип аталган Рабигуль-әүвәлдә башкалабыз мәчетләрендә Пәйгамбәребез Мөхәммәднең туган көненә багышланган мәҗлесләр әледән-әле уздырылып тора.

БӘЙЛЕ
2013 Янв 27
Халык телендә Мәүлид ае дип аталган Рабигуль-әүвәлдә башкалабыз мәчетләрендә Пәйгамбәребез Мөхәммәднең туган көненә багышланган мәҗлесләр әледән-әле уздырылып тора. Шундый күркәм кичәләрнең берсе башкалабызның "Казан нуры” гыйбадәтханәсендә дә үткәрелде.

Әлеге Мәүлид мәҗлесендә катнашкан "Сөләйман” мәчетенең икенче имамы Раил хәзрәт Әхмәтевнең сөйләвенә караганда, "Казан нуры”на ул көнне башкалабыздагы мөселманнар кавеменнән булган татарлар, таҗиклар, үзбәкләр һәм башка милләт вәкилләре җыелган иде. Алар бергәләп, "Казан нуры”ның беренче имамы Рөстәм хәзрәт Зиннуровның Мәүлидкә багышланган вәгазен яратып тыңладылар, Пәйгамбәребезгә салаватлар, мөнәҗәтләр әйттеләр.

Бу мәҗлестә Татарстан мөселманнары мөфтиенең беренче урынбасары Габдулла хәзрәт Әдһәмов катнашып, Хак Тәгалә барлыкка китергән ислам динендә Аның илчесе Мөхәммәд Мостафаның (с. г. в. ) тоткан мөһим урыны турында сөйләвен мәхәллә халкы да, килгән кунаклар да хуп күрделәр. Казандагы Россия Ислам университеты каршындагы Коръәнхафизлар әзерләү бүлеге җитәкчесе Ибраһим хәзрәт Сабировның Пәйгамбәребез хакында бәян кылган кыйссалары шулай ук мөселманнар күңеленә хуш килде.

"Казан нуры”нда техник яктан бер яңалык та бар иде. Бирегә җыелган халыкка телевидение аша мөселман илләрендә Мәүлид кичәсенең ничек уздырылуын күрсәттеләр. Соңыннан мәчеткә килгән мөселманнарга Пәйгамбәребезнең тәрҗемәи хәле турында язылган китаплар, ризыклата күчтәнәчләр тапшырылды.

Әһле ислам булмаганнар көнбатышта Пәйгамбәребез хакында төрле уйдырмалар чыгарып, аннан көлеп кинолар күрсәткән бер заманда бу гали зат турында дөрес мәгълүмат бирүнең никадәрле әһәмиятле икәнлеген аңлау, алай гына да түгел, шуны төрле милләт вәкилләренә сөйләп төшендерү бүген аеруча мөһим вә актуаль мәсьәлә.

Хаҗип ӘХМӘТША

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе