«Ярдәм” җиңде!

“Без – мөселманнар, мәзһәбебез – хәнәфи, милләтебез – татар, ватаныбыз – Россия”, — дип Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Яшьләр бүлеге җитәкчесе Айнур Әхмәтшин...

БӘЙЛЕ
2013 Сен 22
"Без – мөселманнар, мәзһәбебез – хәнәфи, милләтебез – татар”, — дип Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Яшьләр бүлеге җитәкчесе Айнур Әхмәтшин алга таба мөселман яшьләре хәрәкәтен үстерергә теләүләрен, мөселман яшьләрен уртак максатлар алдында берләштерү зарурлыгын билгеләп үтте. Ул мөселман яшьләре арасында волонтерлык хәрәкәтенең киң җәелдерелергә тиешлеген ассызыклады.

Бүгенге көндә республикада шундый 13 отряд бар. Алар, акцияләр оештырып, татарларда инкыйлабка кадәр булган хәйрия эшчәнлеген торгызуга, кешеләрдә мәрхәмәтлелек тәрбияләүгә үзеннән зур өлеш кертә.

 "Безгә мөселман яшьләре сәясәтен булдырырга кирәк”, — дип Айнур эшне мөселманнар өчен генә түгел, бөтен җәмгыять өчен алып бару зарурлыгын ассызыклады. Радикаль агымнардан, дини фанатизм һәм бозык гамәлләрдән ерак торырга чакырды. "Аллаһы Тәгалә алтын урталыктан барырга чакыра”, — дип, Айнур Әхмәтшин ислам кануннарын һәм Россия законнарын, гомумкешелек, сәламәтлек принципларын үтәп яшәү кирәклеген белдерде.

Дөресен генә әйткәндә, инде ул принциплар тормышка аша да башлады, дисәк дә хата түгелдер. Әйтик, шушы көннәрдә (20 – 22 сентябрьдә) Казандагы "Ярдәм” мәчетендә мөселман яшьләре арасында футбол турниры үткәрү шуның ачык мисалы булгандыр. Анда 9 команда - "Мәрҗани – 1”, "Мәрҗани – 2”, "Мәрҗани – 3”, "Кәүсәр”, "Ярдәм”, "Өмет”, "Галиев”, "Әниләр”, "Зәңгәр” мәчетләре катнашты. 3 көн буена барган ярышларда "Ярдәм” мәчете яшьләре җиңеп чыкты. Алар фәкать «Әниләр” мәчете әһелләре белән генә уртак нәтиҗәгә (3 : 3) килешеп, калганнарның барысын да отып, ярышларның җиңүчесе дип табылды. Икенче урында исә 21 очко туплаган "Зәңгәр” мәчете. Өченчедә – 17 очко белән "Әниләр” мәчете.

"Зәңгәр”ләр бик көчле команда туплаган иде. Аларны 4 кә 3 исәбенә бары "Ярдәм” генә авызлыклый алды.
Киләсе чәршәмбедә җиңү яулаган командаларны котлау мәрасиме үткәрелер, дип көтелә.

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе