16 июньдә Иваново шәһәрендә 19нчы өлкә Сабантуе оештырыла. Татар халкының милли бәйрәменә Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров чакырулы.
Ивановода Сабантуен өлкәнең татар милли-мәдәни автономиясе, “Нур” татар яшьләре оешмасы, Иванованың “Татарча көрәш” федерациясе оештыра. Иваново татар-мөселманнарын берләштерүдә, милли йолаларны саклауда автономия җитәкчесе Фәрит Ләпин зур көч куя.
Гадәттә Иваново Сабантуенда 1000ләп кеше катнаша, бәйрәмдә милли уеннар, спорт ярышлары уза. Быел Сабантуй сәгать 12дә шәһәрнең Степанов паркында башлана.
Бәйрәмдә Иваново һәм Татарстанның Тәтеш районы артистлары зур концерт куячак. Иваново Сабантуеның тагын бер үзенчәлеге – биредә бәйрәмдә аракы сату катгый тыела. Мөселман оешмасы һәм Иваново өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Фәрит Ляпин сүзләренчә, татар бәйрәмнәренең чын милли йөзе аракы белән бозылырга тиеш түгел.
Александр Долгов

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Татар-мөселман ир-ат исемнәре. Тулы исемлек.
Иске кара урман
Мөселман баласы