Болгардан соң Истанбул мөфтие Чуашстандагы татар-мөселман тормышы белән танышырга Шыгырдан авылына барды.
Чуашстанга кунак булып мөфти Рәхми Ярми белән Русиядәге Төркия илчесенең дин буенча киңәшчесе Фәхри Саглык та кайтты. Кунаклар Шыгырдандагы "Гөлстан" мәдрәсәсе белән танышты, шәкертләр, укытучылар белән очрашты.
Чуашстан һәм Мәскәү мөфтие Әлбир Крганов Рәхми Ярми белән Фәхри Саглыкны Шыгырданның "Өч сәхәбә" исемендәге Җәмигъ мәчетенә алып барды.
Истанбул мөфтиен "Өч сәхәбә" мәчетендә сакланган ике йөз еллык мимбәр шаккатырды, "Болгар иртәсе" картинасы кызыксындырды. Ахырда мөфти Чуашстан татарларына изге теләкләрен язып калдырды.
Истанбул мөфтиенә шәһәрдәге өч тарихи мәчет һәм Истанбулның 40 районы имамнары буйсына.
Александр Долгов

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Бир, Раббым, иман нурлары.
Иманга кайту.
Тәкәбберлек!