Исеме җисеменә туры килә

Узган атнакичләрнең берсендә, дөресрәге, 5 июльдә күптәнге танышым һәм дустым, дин кардәшем Мәгариф абый Раянов телефоннан шалтыратып...

БӘЙЛЕ
2012 Июл 13
Узган атнакичләрнең берсендә, ягъни 5 июльдә күптәнге танышым һәм дустым, дин кардәшем Мәгариф абый Раянов телефоннан шалтыратып: "Безгә ашыгыч рәвештә очрашырга кирәк иде”,-дигәч: "Ни өчен алай ашыгыч?”-дип сораганымны һәм күрешергә ризалык бирүемне сизми дә калдым.
Тик бу юлы ул очрашуның тәгаен сәбәбен әйтүне кирәк тапмады. Шуннан мин аның ниндидер сер, бәлки әманәт булуын аңладым.
Мәгариф абый белән минем араларны "Ислам динен кабул итүгә 1000 ел” исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсендә бергәләп укып йөргән еллар якынайтты һәм дуслаштырды. Ә соңгы вакытларда безне иҗади дуслык берләштерде дисәм дә ялгыш булмас. Яшь аермабыз шактый булуга карамастан (аңа быел 72 яшь тулды, ә мин әле пенсиягә дә чыкмаган), Мәгариф абый белән үзеңне кызыксындырган төрле темаларга сөйләшеп була. Халкыбыз мәнфәгатьләрен кайгыртып, бу изге эштә җан атып йөрүчеләрнең берсе була торып та, ул бу хакта җәелеп сөйләмәс, мактанмас та, масаймас та. Дөресен генә әйткәндә, аның миңа бигрәк тә самими холкы, талантлы каләм белән язылган кыйссалары ошады. Әйтик, "Гафу ит, Сарбикә, кешеләрне...” дигән язмасында Мәгариф абый хуҗасыз калган урам этләренең ачы язмышын чагылдырса, "Җылы язларны каршы алу насыйп булсын” дигәнендә салкын кыш көнендә агач башыннан төшә алмаган песине коткаруын сурәтли.
Ә инде Мәгариф абыйның 2009 елда язылган "Остазым Габделхак хәзрәт истәлегенә” дигән мәкаләсе безнең "Ислам info” газетасы хезмәткәрләренең барысына да ошады, аны шәрәфле баш казый сурәте белән хәтта беренче биттә бастырып чыгардык.
Гомумән, Мәгариф абыйның кайсы гына язмасын алсаң да, аны битараф килеш укып булмый. Алардагы "Мин барыбер мөселман булыр идем...”, "Белеме арткан саен кеше Аллаһка якыная”, "Мәрхәмәт”, "Хәтер мәйданы”, "Иделемә карарга кыенсындым”, "Әле җомга намазына иртәрәк иде”, "Остазларның каберен бел” кебек исемнәр үзләре үк моны раслап тора.
Мәгариф абыйның кайсы гына әсәрен кулга алсаң да, аның оста каләм иясе тарафыннан язылганлыгын аңлыйсың. Хәер, мин боларны сезгә ни өчен шулай тәфсилләп сөйлим соң әле? Сез сүзләремнең хакмы икәнлеген кайчандыр "Байконур”да ракеталар төзүдә катнашкан инженер-конструктор Мәгариф Раяновның шушы көннәрдә генә, кем әйтмешли, эссе табадан төшкән "Мәрхәмәт” исемле китабын үзегез укып, тикшереп белә аласыз. Ә мине очрашуга чакыруы шушы хезмәт җимешен - язмалары җыентыгын миңа тапшыру өчен булган икән. "Хәтерлисеңме, Хәтип дус? Бу язмаларны нәшер итү фикерен син үзең биргән идең. Миңа исә синең тәкъдимеңне тормышка ашырырга гына калды. Рәхмәт сиңа",-диде ул, самими елмаеп.
Бу бүләге өчен мин аның рәхмәтенә рәхмәт әйтеп, киләчәктә дә иҗат уңышлары теләдем һәм мәрхәмәтлелеккә, рәхим-шәфкатьлелеккә кытлык булган бу заманда, аның әлеге җыентыгы бик вакытлы нәшер ителде, артык зур булмаган мәҗмуга милләттәшләребезнең китап киштәләрендә үзенең лаеклы урынын алыр, дип уйладым.
Хатыйп ГӘРӘЙ

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе