Иранда - яңа Президент

Иран Президентын сайлау нәтиҗәләре аның үз халкын да, чит ил кешеләрен дә гаҗәпкә калдырды.

БӘЙЛЕ
2013 Июн 17
Иран Президентын сайлау нәтиҗәләре аның үз халкын да, чит ил кешеләрен дә гаҗәпкә калдырды. Әле моннан бер атна элек кенә 15 июньдә Иран Ислам Җөмһүрияте сәясәтендә шулкадәрле үзгәрешләр булыр, дип беркем дә фараз кыла алмагандыр, мөгаен. Моның өчен консерваторлар матбугатына күз салу да җитә. Анда соңгы 8 ел эчендә үзләренең сәяси көндәшләрен тар-мар китерү турында языла. Консерватив газеталар һәм яңалык агентлыклары инде үзләренең җиңүләрен бәйрәм итәргә дә җыенган иде. Әмма 16 июньдә сайлауларда реформатор Хәсән Роуханиның тулы җиңүе хакында игълан итеп, халыкны гаҗәпкә калдырдылар. Шул ук вакытта һәммәсе дә консерваторларның оттыру сәбәбенә анализ ясый башлады.

Шунысы кызык: барлык консерваторларга бирелгән тавышка реформатор Гарази өчен җыелган тавышларны өстәсәң дә, алар барыбер сайлауларда җиңү яуларга җитмәс иде. Аларның кайбер тарафдарлары консерваторлар берләшсә, сайлауларның нәтиҗәсе башка төрле булыр иде раслый.

Соңгы чыгышларының берсендә, Россия Президенты Владимир Путин Иранның атом-төш программасын яклавы, аның халыкара йөкләмәләрне бозмавы, иминлек максатларында кулланылачагы турында әйтте. Шуның өчен дә Иран Җөмһүрияте башка илләр кебек үк, атом-төш эшләнмәләре хокукына ия. Путинның чыгышында Россиянең Иранга карата дустанә мөнәсәбәтенә, АКШның сәясәтенә каршы торуга да басым ясала.

Болар белән бәйле рәвештә бер сорау туа: ни өчен Путин Иранның атом эшчәнлеген яклавын нәкъ менә хәзер, 14 июньдәге сайлаулар алдыннан белдерде? Хәзер Ислам Җөмһүриятендә яңа хөкүмәтнең киләсе һәм аның атом дипломатиясенә мөнәсәбәте турында күп сөйлиләр. Дөрес, көнбатыш сәясәтчеләре сайлаулар һәм яңа Президентның сайлануы сөйләшүләргә җитди йогынты ясамас, дип раслыйлар. Ләкин шунысы ачык: сайлаулар алдыннан атом-төш тематикасы иң кайнар тема иде, Путин аны яклавы һәм Иранның атом-төше тыныч максатларда кулланылуы хакында әйтте.

Хәзер Әхмәдинеҗад адресына күп тәнкыйди сүзләр ишетергә туры килә. Консерваторларның ammariyon.ir сайты Әхмәдинеҗадның дөрес үткәрелмәгән сәясәте аркасында халык консерватор кандидатлардан йөз чөерде, дип белдерде. Дөрес, Әхмәдинеҗад үзен консерватор дип танымады. Консерваторлар үзләре дә аннан читтә йөрде, тик хөкүмәтнең барлык программасы да консерваторлар байрагы астында үтәлде. Сайлау алды кампаниясе вакытында моннан реформаторлар оста файдаланды.

Сәясәттә бер төркем дә тулысынча юкка чыкмый, ул бары тик үзенең тарафдарларын саклаган хәлдә икенче планга гына күчә. Консерваторлар реформаторлар тәҗрибәсенә мөрәҗәгать итеп, күп нәрсәләрне аңларга һәм яхшы көннәр киләсенә ышанырга тиешләр, чөнки нинди генә тыюлар булуга карамастан, Иранда үз тарафдарларын саклаган яңарыш хәрәкәте үсте һәм көчәйде. Консерваторлар хакимияттән китсәләр дә, шулай ук табигый үсешләрен дәвам итәргә вә үз юлларын табарга мөмкиннәр.
Ирандагы 2013 елгы сайлаулар нәтиҗәсе бер нәрсәне раслады: сәясәттә гадел булырга кирәк. Һәр 4 ел саен яңа көрәшкә илһамлану зарури, ә көндәшлекне юкка чыгару барлык ышанычны үтерә һәм сәясәтнең ялгыш юлга кереп китүенә этәрә.

Язма "Инфо-ислам”нан тәрҗемә ителде

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе