Иран чит ил очкычын эләктерде

Иран хакимияте үз илләре биләмәсенә үтеп кергән пилотсыз очкычны эләктереп алулары турында игълан итте.

БӘЙЛЕ
2013 Фев 24
Иран хакимияте үз илләре биләмәсенә үтеп кергән пилотсыз очкычны эләктереп алулары турында игълан итте. Associated Press агентлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, бу вакыйга кичә, 23 февральдә Иран Ислам республикасының көньягында хәрби өйрәнүләр вакытында барлыкка килгән.

 
Иран Кораллы көчләре матбугат сәркатибе генерал Хәмид Сәрхеилинең хәбәр итүенчә, Иран Ислам җөмһүриятен саклаучылар корпусының электрон күзәтү чыганаклары илнең күгендә пилотсыз чит очкычны шәйләгәннәр һәм Сирҗан каласыннан ерак түгел урында дистацион рәвештә аны контрольгә алганнар.

 
Элек Тәһран берничә тапкыр Американың пилотсыз очкычларын эләктерүләре хакында хәбәр иткән иде инде. Алар арасында камилләштерелгән RQ-170 Sentinel моделе һәм 3 ScanEagle авиароботы да бар.

 
АКШ ислам дәүләтләренә, аерым алганда, Пакистан һәм Йәмәнгә каршы һөҗүм итү өчен пилотсыз очкычларны актив куллана. Мәсәлән, 2011 елда Америка хәрбиләренә, пилотсыз очкыч ярдәмендә, Усама бен Ладенның якын тарафдары Әнвәр әл-Әүләкине юкка чыгару мөмкин булды.

 
Пентагонда чит дәүләтләргә һөҗүм итү хакында сөйләмәскә тырышалар, аңа аңлатма бирергә яратмыйлар. Пакистан җитәкчелеге исә АКШның үзләрен бомбага тотуына инде берничә мәртәбә ризасызлыгын белдерде.

 
«Яндекс”тан алынган язманы Хатыйп ГӘРӘЙ тәрҗемә кылды

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе